Логотип
Яңалыклар

Мөселман яшьләре Болгарга җыела

16-23 июльдә Татарстанның борынгы Болгар шәһәрчегендә Мөселман яшьләре форумы узачак. Республиканың Диния нәзарәте тарафыннан мондый форум икенче тапкыр оештырыла.


Мөселман яшьләре форумының беренчесе үткән ел булган иде. Анда Татарстан, Башкортстан, Чуашстан Республикаларыннан 80 егет һәм кыз катнашты.

– Быел форумның географиясе киңәйде, Татарстанга килергә теләк белдерүчеләр күп. 200 гариза кабул иткән идек, алардан 120 кешене сайлап алдык. Нигездә, кайберәүләргә яшь буенча чикләүләр комачаулады, чөнки бу форум яшьләр өчен, анда 18-35 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырыла. Ә 38-40 яшьлекләрне инде “бабай” дияргә мөмкин. 18 яше тулмаганнар борчылмасын – киләсе елларда катнаша алачак. Быел Татарстанның бөтен районнарыннан, Россиянең Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия республикаларыннан, Мәскәү, Пенза, Чиләбе, Киров өлкәләреннән, Ханты-Манси автоном округыннан һәм Кырымнан яшьләр җыела. Форумның узган елда кебек махсус кунагы – Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) нәселе вәкиле – Мароккодан ислам фәне белгече Абдерәхим Лакрим булыр дип көтәбез. Шулай ук Болгар ислам академиясен оештыру эшләренә җәлеп ителгән Иорданиянең Халыкара ислам фән университеты профессоры Абдул Разак Альсәгъди дә лекцияләр укыячак, – дип сөйләде журналистларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.



Форумның максаты – төрле төбәкләрдә яшәүче мөселман яшьләрен үзара якынайту, бәйләнешләр урнаштыру, татар халкының рухи мирасы белән таныштыру. Яшьләрдә социаль, дини активлык тәрбияләү, белемлелеккә омтылышларын үстерү.

– Форумның программасы кызыклы – яшьләр Спасс районындагы борынгы Болгар шәһәрчеге территориясендә чатырлар лагерендә яшичәк. Көн саен аларга төрле темаларга дәресләр, күренекле шәхесләр, галимнәр белән очрашулар, шулай ук спорт ярышлары, Сабан туе, Болгарның, Казанның тарихи урыннарына экскурсияләр үткәреләчәк, – дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. Экстремизм күренешләрен кисәтүгә багышланган дәресләр дә булачак.  

Форум тантаналы төстә 16 июльдә Казанда Татарстан мөфтиенең Галиев мәчете янындагы өр-яңа резиденциясендә ачылачак. Ә соңгы көнне яшьләр башкаланың Бауман урамында флешмоб уздырачак.

Мөфти сүзләренчә, Россиядә мөселман яшьләре форумы кебек чараның әле башка бер төбәктә дә оештырылганы юк. “Дагыстанда мөселман һәм христиан яшьләренең уртак форумын үткәрү тәҗрибәсе бар. Без Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән дә бу хакта уйланабыз, Татарстанда мөселман һәм христиан яшьләре өчен уртак лагерь оештырырга телибез”, – дип ниятләре белән уртаклаша Камил хәзрәт.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар