Логотип
Яңалыклар

Монреальдә татар хоккеенда Татарстан гимны яңгырады

25 ноябрь Канада һәм АКШ татарлары хоккей уены оештырды. Чарага йөзгә якын кеше җыелды. Оештыручылар хоккей матчларын Төньяк Америка татарларын берләштерүче спорт-мәдәни чара буларак алга таба да үткәрергә ниятли.
25 ноябрь көне Монреаль шәһәрендә "Татарча диктант" язу белән башланып китте. Чараны оештыручы Алимә Сәләхетдинова сүзләренчә, аны АКШ һәм Канаданың төрле шәһәрләреннән килгән дистәгә якын кеше язган. "Авыррак булса да, яздылар, шат калдылар", ди ул.

Шулай да Монреальгә татарларның җыелуның төп сәбәбе – Төньяк Америка татарларының икенче хоккей уенын үткәрү булган. Спорт һәм мәдәни чара буларак узган бу очрашуга АКШ һәм Канаданың берничә шәһәреннән татарлар килгән.

"Матч та, безнең очрашу да бик яхшы узды. Уенда "Кызыл барс" такымы җиңде. Оештыруда аерым кимчелекләр дә булды, әлбәттә, ләкин очрашуга килүчеләрнең барысы да канәгать калды", диде Азатлыкка оештыручыларның берсе Марат Сәләхетдинов.

Хоккей уены Вадил Нуриәхмәтов башкаруында Татарстан гимны белән башланып китте. Чарада Татарстан һәм Канада байраклары күтәрелде. Алып баручылар Ләйлә Арифулова һәм Камилә Хәмәдиярова чараны ике телдә – татарча һәм инглизчә алып барды.


Марат Сәләхетдинов сүзләренчә, алар уенны оештыруга мөмкин кадәр балаларны да катнаштырырга тырышкан. "Монда хоккей уйнаучы егетләребез байраклар чыгарды, дипломнар өләште. Киләчәк буынны да татар чарасына катнаштырабыз", ди ул.

Хоккей уены һәм тәнәфесләр вакытында татар көйләре, җырлары яңгырады. Балалар өчен дә аерым програм каралган булды. Татар биюләре оештырылды, калфаклар сатылды. Монреаль татар җәмгыятенә фандрайзинг форматында лотерея дә оештырылды, төп бүләкләр итеп "Ак барс" кәшәкәсе, түбәтәй һәм калфак бирелде.

Сәләхетдинов мондый очрашуны татарларның спорт-мәдәни очрашуы буларак күзаллый. Алга таба да аны оештыру теләкләре бар. "Безгә "Ак барс" хоккей клубы мөрәҗәгать итте, алар безнең мондый форматтагы очрашуны хуплый, Төньяк Америка лигасына "Ак барс" кубогын бүләк итәләр. Бу кубок җиңүче такымга күчеп йөрәчәк. "Ак барс" шулай ук кайбер хоккей киемнәре белән дә ярдәм итәчәген әйтте", ди Марат Сәләхетдинов.

Уенда КХЛда катнашкан, хәзерге вакытта Канадада яшәүче татар егете, профессиональ хоккейчы Евгений Нурисламов та катнашты.

Төньяк Америка татарлары мондый хоккей уенын инде икенче тапкыр оештыра.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

источник: https://www.azatliq.org/a/28878009.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар