Логотип
Яңалыклар

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясенә кушыл!

Яңа уку елына бер атна вакыт калды. Быел республикада 1 сыйныфка баручы 9484 балага ашыгыч рәвештә уку кирәк-яраклары белән ярдәм итәргә кирәк. Татарстанның Югары Ослан, Яшел Үзән районнары һәм Казанның Киров районы беренчеләрдән булып традицион хәйрия акцияләрен башлады.
Республика җитәкчелеге, Татарстанның хәйрия эшләре советы карамагындагы “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе 2007 елдан оештырыла. Шушы узган еллар эчендә хәйриячеләр 150 мең баланы мәктәпкә әзерләргә булышты, моңа барлыгы 234 миллион сум хәйрия акчалары тотылды. Әмма инде күптән бу акция 1 сыйныфларны гына түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ мәктәп укучыларының барысын да колачлый. Быел, мәсәлән, 1 сыйныфка 44 436 бала укырга керәчәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, 9 484 кыз һәм малайны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү таләп ителә. Шул ук вакытта 2-11 сыйныфларда укучы тагын 14 400 укучыга да ярдәм кулы сузмыйча ярамый. Республика җитәкчелеге һәркемне, хәленнән килгәнчә, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясенә өлеш кертергә чакыра. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева ассызыклаганча, хәйрия акциясе ишле һәм аз керемле яки әти-әнисе инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче укучы балаларны, шулай ук инвалид балаларны мәктәп өчен язу-сызу әсбаплары, кием-салым белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре һәм оешма җитәкчелеген, гомумән, киң күңелле халкыбызны көчләреннән килгәнчә балаларга ярдәм итәргә өндәде. Берәүләрнең дәфтәр-каләмнәргә, икенчеләрнең яңа мәктәп формасы яки спорт киемнәре сатып алырга акчасы җитми. Балаларны сөендереп, хәйрия акциясенә һәркем үзеннән өлеш кертә ала, – дип искәртә Ләйлә Фазлыева. Моның өчен җирле муниципаль хакимияткә, социаль яклау хезмәтенә яки мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.   Районнар хәйрия акциясе кысаларында төрле чаралар оештыру нәтиҗәсендә аны җанландыруга ирешә. Быел да муниципаль берәмлекләрдә хәйрия аукционнары, мәрхәмәтлелек марафоннары узачак, кайбер оешмалар бер көнлек хезмәт хакын хәйрия максатларына күчерәчәк. Аз керемле гаиләләргә спорт комплексларына, музей, театрларга бушлай керергә рөхсәт итү тәҗрибәсе дә киң файдаланыла. Ләйлә Фазлыева соңгы вакытта район һәм шәһәрләрдә “Ишегалды бәйрәм”нәре үткәреп, балаларны мәктәпкә озату кебек матур гадәт пәйда булуын искә ала. Бу атнада, әйтик, Мөслим, Түбән Кама, Казан, Балык Бистәсе, Әтнә, Баулы, Кайбыч, Аксубай, Минзәлә, Мамадыш, Чаллы, Питрәч һ.б. районнарда  хәйрия акцияләре уздырылачак. Ел саен “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясендә бигрәк тә Актаныш, Әлки, Зәй, Кайбыч, Сарман, Чирмешән, Мамадыш, Алексеевски районнары актив катнаша.   Быел җәй Анапаның “Витязево” лагерендә ял иткәндә янгында матди зыян күргән балаларга да мәктәпкә әзерләнергә булышачаклар. Алар – Әлмәт, Әлки, Аксубай, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Лаеш, Яңа Чишмә, Казан, Балык Бистәсе, Тукай, Питрәч, Чистай, Минзәлә, Саба, Түбән Кама, Тәтештән – барлыгы 96 бала.

сылтама - http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар