Мисырдан кайткан барлык туристлар да үз багажларын алганчы эшләячәкбез - Васыйл Шәйхразиев

Бүген сәгать иртәнге 5тә "Казан" халыкара аэропортында Мисырга очышларны туктату белән бәйле мәсьәләләрне җайга салу буенча республика штабы киңәшмәсе булды.
Штабның җитәкчесе, ТР вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев Хургададан кайткан туристларны каршы алды, аэропортның эш шартларын тикшерде, төрле хезмәтләрнең докладларын тыңлады, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Әйтергә кирәк, туристлар, очышларны туктату һәм шуңа бәйле рәвештә, багажлар тоткарлану вазгыятенә аңлау белән карый.

10 ноябрь иртәсенә Мисырдан Татарстанга 8 рейс кайткан, пассажирларның гомуми саны 1785 кеше тәшкил иткән, аларның 445е - балалар. 7 рейс "Казан" аэропортына һәм 1 рейс Түбән Каманың "Бигеш" аэропортына килгән. Барлык рейслар да аэропортларга багажсыз кайта, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе оператив төркеме башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыйгуллин. 

Туристлык буенча ТР дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, Мисырда Татарстан Республикасы аэропорты аша очкан тагын 2200ләп турист кала. Барлык туристларны алып кайтып бетерү өчен тагын 13 авиарейс кирәк. Ахыргы рейсны 18 ноябрьдә кабул итү күздә тотыла.

"18 ноябрьдән соң, Мисырдан барлык туристлар кайтып беткәч тә, тынычланмаячакбыз. Бу дата безнең эшнең беренче, иң мөһим этабы тәмамлануны аңлатачак. Пассажирларга багажларын бирү белән бәйле икенче этап тәмамлангач, штаб үз эшен тәмамлады дип санап булачак. Оператив штаб соңгы чемодан хуҗасына тапшырылганчы эшләячәк", - дип билгеләп үтте Васыйл Шәйхразиев.

9 ноябрьдә "Казан" аэропорты Мисырдан Мәскәүгә даими авиарейсларда кайткан багажларны кабул итә башлады. 10 ноябрь иртәсенә 17 багаж кабул ителгән, аларның 5се тапшырылган, 12се саклануда кала.

Багажлар, Мәскәүдән пассажирлар кайтканнан соң, 2-3 көн тоткарлык белән китерелер дип планлаштырыла. Кайткан пассажирның багажы Татарстан Республикасына китерелүгә тиешле хезмәтләр заявкада күрсәтелгән телефон номерлары буенча аның хуҗасы белән элемтәгә керәчәк. Туристлар кайтып күбрәк вакыт узган булса, багаж турында  (843) 254-00-80 номеры буенча белергә була.

"Бүген без пассажирларны каршы алуның оештырылганына инандык. Туристлар исән-имин кайтып җитә һәм уңайсызлыкларын киметү өчен барлык шартлар да булдырыла. Пассажирлар туган вазгыятькә аңлау белән карый һәм бөтен кирәкле әйберләрне үзләре белән алуы турында әйтә. Хәзер логистиканы һәм багажларны җиткерү механизмын җайга салырга кирәк. Икенче очрашу вакытында әлеге мәсьәлә турында фикер алышырга тәкъдим итәм", - дип сүзен йомгаклады Васыйл Шәйхразиев.            

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/10/115350/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7624
    1
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5153
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2047
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3829
    0
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату