Минзәләлеләргә яңа мәктәп кирәк!

“Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” республика эстафетасына старт бирелгәнгә 4 атна узып та бара. “Бердәм Россия” партиясе командасы дүшәмбе көнне Минзәлә районына килде. Команда составында Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина һәм ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бар иде.
Очрашуны район хакиме Айдар Сәлахов ачып җибәрде. Ул районда тормышка ашырыла торган республика программалары, шулай ук яңа социаль һәм спорт объектлары турында сөйләде. Район авыл хуҗалыгына да Президент программасы буенча зур булышлык күрсәтелүен билгеләп узды Айдар Сәлахов. Марат Әхмәтов район хакимен хуплап : “Авыл – минем яшәү рәвешем, минем фәлсәфәм. Соңгы өч ел эчендә авыл хуҗалыгы күрсәткечләре даими үсештә. Минзәлә туфрагы җир эшкәртүчеләрнең сакчыл кулында, безгә, бүгенге күрсәткечләрне киметмичә, бары тик алга барырга кирәк”, – диде.
Очрашуда катнашучылар үз гозерләрен дә җиткерделәр. Минзәләлеләрне яңа балалар поликлиникасы төзелеше борчый. Бүгенге көндә сабыйларны өлкәннәр белән бергә Үзәк район хастаханәсе базасында кабул итәләр икән. Табиблар өчен дә эш шартлары авыр. Минзәләлеләр бер сменага 60 кабул итүне оештыра алырлык балалар поликлиникасына өмет итә.
Район халкының балаларга кагылышлы янә бер гозере – 800 урынлы яңа заманча мәктәп төзү. Садак микрорайонында республика программасы буенча йортлар күпләп төзелә. Бүгенге көндә эшләп килүче өч мәктәптә балаларга урыннар җитми. Мәктәпләр икешәр смена эшләргә мәҗбүр.
сылтама - http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.