Логотип
Яңалыклар

Минзәлә фаҗигасе

Минзәлә районындагы коточкыч фаҗига күпләрне тетрәндерде.

Һәлак булган өч бала белән булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, машина йөртүче хатын-кыз, автомобиль белән идарә итүне югалтып, Югары һәм Тау асты Тәкермән авыллары арасындагы юл кырыеннан баручы яшүсмерләрне таптаткан. Балигъ булмаган өч бала һәлак булган. 

Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Липскийга җинаять эше буенча доклад әзерләргә кушкан.

Фаҗига ясауда шикләнелүче җиде еллык машина йөртү стажы булган ханымның моңарчы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылганы булмаган.

Чаллыда яшәүче 1987 елгы ханым 28 апрель көнне 20.25 сәгатьтә Тау асты Тәкермәне–Югары Тәкермән юлында Тойота Камри автомобилендә барганда тизлекне арттырып, идарә итүне югалта һәм юл кырыеннан баручы 2011, 2014, 2015 елгы балаларны бәрдерә. Шофер сүзләренчә, җәяүлеләр яктылык кайтаручы киемнәрдән булмый. Машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Һәлакәт торак пункттан читтә – территориаль әһәмияттәге автомобиль юлында килеп чыга. 

29 апрельдә балаларны Тау асты Тәкермән авылы зиратында җирләгәннәр. Авариядә үлгән өч ир баланың икесе – 8 һәм 10 яшьлек малайлар – машина йөртүче 36 яшьлек хатын-кызның бертуган апасының уллары. Алар Чаллыдан авылга бәйрәмгә кайткан булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар