Логотип
Яңалыклар

Милли музейда «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен күрергә була

15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Казанда тантаналы чаралар узачак.


Герой-шагыйрьнең туган көнендә, программа 11:00 сәгатьтә 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Аннары Милли музейның конференц-залында  музейның уникаль чарасы – традицион «Төп нөсхә» көне узачак. 


«Музей фондыннан тантаналы шартларда Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» оригиналын чыгарачаклар – бу көнне аларны теләге булган һәркем күрә алачак», – дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте.  Вакыйга  Ваһапов фестивале лауреаты Ирек Хамадиев башкаруында «Җәлил» операсы фрагментыннан башлана. Төп нөсхәне тантаналы чыгару Татарстан Республикасы Росгвардиясе каравылы озатуында булачак. Реликвияне Социалистик Хезмәт Герое, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Стэлла Зәки кызы Габдрахманова чыгарачак.


Сәламләү сүзе белән шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, шулай ук мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак. «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсында җиңүчеләрнең рус, татар һәм төрек телләрендә Җәлил шигырьләрен укуы көтелә. 
Программа «Муса Җәлил – батырлык һәм азатлык тавышы» күргәзмәсе буенча экскурсия белән тәмамлана. Анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле уникаль документлар, кулъязмалар һәм предметлар тәкъдим ителә. Алар арасында 1930–1940 еллардагы Җәлиловлар гаиләсенең фотоальбомы да бар. 


Шулай ук музейда «Батырлык гасырларда калачак» документаль фильмы күрсәтеләчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар