Милли китапханәгә – 150 ел

14-16 октябрьдә Казанда «Милли китапханәләр: үткәне һәм бүгенгесе» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтә. Әлеге чара Татарстан Милли китапханәнең 150 еллыгы уңаеннан оештырылды.

Россия һәм чит илләр милли китапханәләре үсешенең хәзерге тенденцияләре, профессиональ мәгълүмат алмашу, китапханәләр һәм төрле мәдәни институтларның үзара бәйләнеше һәм хезмәттәшлеге, бүгенге китапханәләрнең социомәдәни шартлардагы төп бурычлары – конференция эшчәнлегенең төп юнәлешләре шулар. Бүген милли китапханәләр ничек яши, хәзерге җәмгыятьнең таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирә – өч көн дәвамында бу сорауларга да җавап эзләнәчәк.

Конференциянең пленар утырышы юбилей уңаеннан махсус эшләнгән фильмнан өзекләр тәкъдим итүдән башланды. Аннары музей хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Утырышка килүчеләр китап күргәзмәсе белән дә таныша алды. 150 еллык тарихны чагылдырган әдәби мирас арасында Второв һәм Сахаров, Максудиларның китаплары, кулъязма әсәрләре дә урын алган иде.

Конфенция эшендә Россия китапханәләренең мәшһүр белгечләре, Төркия, Германия, Казахстан, Үзбәкстан, Халыкара төрки мәдәният оешмасына караган илләр китапханәләреннән вәкилләр, шулай ук Россиянең белем бирүче һәм фәнни оешмаларының галимнәре һәм фәнни хезмәткәрләре катнаша. Төп докладчылар буларак Россия дәүләт, Россия милли, Төркия Милли, Казахстан Милли китапханәләренең халыкара дәрәҗәдәге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Конференция эшли торган төп мәйдан – «Корстон-Казан» үзәге. Биредә 14 октябрьдә пленар һәм секцияләр утырышлары, «түгәрәк өстәлләр» янында сөйләшүләр үтте.

15 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Россия һәм чит илләр китапханәләре вәкилләре катнашында «Мәдәниятара мөнәсәбәтләрдә китапханәләрнең катнашуы» дигән очрашу-әңгәмә узачак. Мюнстер шәһәре китапханәсе директоры Беате Трёгер (Beate Tröger) «Төньяк Рейн–Вестфалия Федераль җирлеге китапханәсендә мәдәни мирасны саклау, аның торышы һәм цифрлаштырып файдалану» дигән доклад белән чыгыш ясый.

Конференция кунакларының мәдәни программасы кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты тарихы музее һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе белән танышу, Казан буйлап экскурсия, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булу һәм шәһәрнең төп театрларында спектакльләр карау ниятләнә. 16 октябрьдә исә, конференциядә катнашучыларның теләкләренә карап, Борынгы Болгарга, Зөя утрау-шәһәрчегенә, Раифа монастырена, Г.Тукайның Кырлайдагы әдәби-мемориаль музеена экскурсияләр оештырыла.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7644
    2
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5167
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2071
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3854
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату