Логотип
Яңалыклар

«Милләт җыены»: быелгы үзенчәлекләре

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Милләт җыены» чарасына багышланган матбугат конфренециясе узды.

«Милләт җыены» быел Казанда 26-28 август көннәрендә узачак. 

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров әйтүенчә, «Милләт җыены» Бөтендөнья татар конгрессының эш планы нигезендә уза һәм аның быелгы шигаре – «Татарстан – рухи Ватаным». 
– «Милләт җыены»на Россиянең 68 төбәгеннән, 27 чит илдән 1 меңнән артык делегат чакырулы, – диде ул. Җыен, гадәттә, ике съезд арасында үткәрелә һәм шушы ике корылтай арасында туган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү, милләт үсешенең халиткеч юнәлешләрен билгеләү максатыннан оештырыла. 
Быел ул киңәйтелгән форматта үтә. «Милләт җыены»  кысаларында VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр форумы да узачак. Яшьләр үзләрен борчыган проблемалар хакында 27 август көнне Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта сөйләшәчәк. Татар хатын-кызлары форумына килүчеләр – Тәтеш раойнына, ә Туган якны өйрәнүчеләр форумына килүчеләр Биектау районына юл алачак. Чакырылган кунакларның бер өлешен Арча районында көтәләр. 

«Милләт җыены»ның беренче көне Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә 33 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә белән танышудан башланачак. Җыенга килгән милләттәшләребез «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивален карый алачак. Ул быел беренче тапкыр дүрт көн дәвамында эшләячәк. 

Җыенның төп чарасы 28 август көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырыш беәлн төгәлләнәчәк. Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез дә аны үзләренең Рәисләре дип әйтәләр. 

Чарага килгән делегатлар «Түгәрәк уен» һәм «Уйнагыз, гармуннар» фестивальләрен дә тамаша кыла алачак. 

«Милләт җыены»на быел да иң зур делегация ут күршеләребездән – Башкортстаннан киләчәк. Алардан 93 вәкил көтәбез. Гомумән алганда делегатлар Камчаткадан алып Калининградка кадәр булган төбәкләрдән көтелә. Иң өлкән делегат – Өмет ага Гөбәев. 

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисова әйтүенчә, быелгы форумда ана хакы турында зур сөйләшү көтелә. Форумга Казакъстанның Ана музее директоры да чакырулы, ул татар хатын-кызлары аршында казакъ телендә чыгыш ясаячак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар