Яңалыклар
Мидхәт Шаһиәхмәтов: «Сайлауларда 5 мең күзәтүче эшли»
РТ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов: «Сайлауларда 5 мең күзәтүче эшли»
Бүген илнең язмышы, киләчәге хәл ителә. Бүген безнең һәркайсыбыз бирелгән иң зур хокукыбыздан файдаланып калырга, Президентлыкка кандидатлар арасыннан алдагы алты елда халкыбызның тормышын тагын да яхшырта, медицина, мәгариф өлкәсендә зур үзгәрешләр кертә алган, илне бөек державага әверелдерү кодрәтенә ия булган кандидатка тавыш бирергә тиеш.
Сайлаулар уңышлы бара, – диде РТ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Көндезге сәгать 12 гә сайлаучыларның 38,47 процент тавыш бирергә өлгерде инде. Бу, 2012 елгы Президентлыкка кандидатлар сайлаулар белән чагыштырганда, күпкә яхшы. Алда баручы районнар арасында Арча, Аксубай, Әтнә, Балтач, Чүпрәле төбәкләре. Без, кергән барлык мөрәҗәгатьләрне, мәгълүматларны тикшереп торабыз. Сайлау барышында алдашуларга юл куймыйбыз. Тагын шунысын әйтергә тиешмен: сайлауларда барлыгы 5 мең күзәтүче эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк