Логотип
Яңалыклар

Медиа белән дә булмый, медиасыз да булмый

26 декабрьдә Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан журналистлар белән очрашты.

26 декабрьдә Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан журналистлар белән очрашты. Сүз узып баручы елга нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә планнар кору белән башланды. «Әмма барлык проектларны әйтеп бетермим, чөнки безгә яңадан күрешер өчен сәбәп бетүеннән куркам», – дип шаярды Исмәт бәй, көлеп.

 


– Ике илебезнең лидерлары очрашып торалар. Киләчәктә хезмәттәшлекне зурайтырга уйлыйлар. Лидерлар моңа омтылгач, без дә тик утырырга тиеш түгел. Ике якта да потенциал бар, эшләргә генә кирәк. Бездә сезнең өчен, сездә безнең өчен инвестицияләр кертү өчен тармаклар шактый. Мин ышанам – нәтиҗә булачак, – дип ассызыклады баш консул.
«Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова заманында Татарстан белән Төркия арасында журналистлар өчен пресс-турлар булганын искә алды. 
– Андый багланышларны дәвам итәргә була дип уйлыйм. Медиа бик көчле орган, сәясәтчеләр моны аңлый. Сез –  безнең эшне күрсәтүчеләр. Медиа белән дә булмый, медиасыз да булмый (көлеп), – дип, ярымшаярып сүзен дәвам итте Исмәт Эрикан. – Минемчә медиасыз берничек тә булмый.
Очрашу дәвамында икътисадка кагылышлы сораулар да яңгырады, туристик багланышлар турында да сүз барды.  Татарстанда төрек телен өйрәнү мөмкинлекләренә һәм татар телен өйрәнүгә баш консул ничек карый? Журналистларны ул сорау да борчый икән.
Исмәт Эрикан Казанда инде өч ай яши, татар телен өйрәнергә теләге зур, әмма вакыт тыгызлыгы моңа комачаулый. 
– Соравыгызны салмак кына әйтсәгез, мин сезне аңлаячакмын, – диде ул.
Гаиләсе турында да сорамый калмадылар. Исмәт Эриканның хәләл җефете дә Казанга күчеп килгән. 
– Казанны бик ярата, сез аны шәһәр урамнарында, музейларда, кибетләрдә очрата аласыз. Без ике бала үстердек – кызыбыз һәм улыбыз бар. Алар инде икесе дә гаиләле. Кызыбыз Төркиядә яши, дипломат. Улыбыз Алматыда, киленебез исә – Россиядән. Бер матур онык үстерәбез.
 Без үз чиратыбызда баш консулның хәләл җефетен «Сөембикә» журналы редакциясенә кунакка чакырдык. Рәхмәтен белдереп, Исмәт Эрикан хатын-кызларның элеккеге һәм бүгенге тормышта нинди зур роль тотуларына тукталды:
– Әйе, хатын-кызлар безнең тормышта зур урын алып тора. Без бер алманың ике яртысы. Төркия Республикасына нигез салучы Мостафа Ататөрк тә хатын-кызларның җәмгыятьтәге ролен югары бәяләгән. Европа илләре белән чагыштырганда Төркия хатын-кызлары хөкүмәт органнарына алданрак сайлана башлады.


Сөйләшү ахырында  Исмәт Эрикан консуллыкның тәүлек буе эшләвен искәртеп үтте:
– Сорауларыгыз булса, тәүлекнең теләсә нинди вакытында шалтырата аласыз, сезгә җавап бирәчәкләр. Үзем дә берничә мәртәбә төнлә шалтыраттым (көлә), җавап булды.

Фото: Рамиль Гали.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар