Логотип
Яңалыклар

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе әгъзалары Азәрбайҗан Республикасы омбудсмены Сабина Алиева белән очрашты

Республика парламентында узган очрашуда сәясәтче хатын-кызлар кеше хокуклары һәм ирекләре, гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау, киләчәктә уртак хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

 

Сабина Алиева Татарстан башкаласына «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән. Омбудсменның «Хатын-кыз карашы» трегы кысаларында хатын- кызлар хокукларын яклау темасына чыгышы планлаштырыла, чараны икенче ел рәттән Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыра. 

 

«Мин безгә якын булган Татарстанга килүемә бик шатмын. Коллегаларыма, депутатларга парламент эшчәнлеге, аның тарихы һәм бүгенгесе белән танышу мөмкинлеген тудырулары өчен рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте Сабина Алиева. – Без Россия – Азәрбайҗан хезмәттәшлеге кысаларында республикаларыбыз арасында барлык юнәлешләрдә дә хезмәттәшлекне үстерергә тиешбез».


«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева очрашуны ачып, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисадый форумы кысаларында Азәрбайҗан хатын-кызлары белән актив хезмәттәшлекне билгеләп үтте.


Быел KazanForum-2024 тә «Хатын-кыз карашы» трегы 7 сессиядә тәкъдим ителәчәк, анда дөньяның 17дән артык иленнән һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән 50 гә якын спикер катнаша. Катнашучылар хатын-кызның сәясәттәге роле, хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерүнең уңышлы тәҗрибәсе, традицион гаилә кыйммәтләре һәм әдәпле мода турында сөйләшәчәкләр. 


«Быел бездә беренче тапкыр хатын-кызның  сәясәттәге роле белән бәйле мәйданчык тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, туклану һәм сәламәтлек мәсьәләләре буенча сессияләр эшләячәк. Төп бурычыбыз – тәҗрибә уртаклашу һәм киләчәк партнерлар белән яңа элемтәләр булдыру. Узган ел берләшмәбезнең хатын-кыз депутатлары катнашында хезмәттәшлек турында 16 килешү имзаланган иде».


«Хатын-кыз карашы» трегының пленар сессиясе  бүген  «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә ачылды.

Фото һәм язма Республика парламентының матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар