Сентябрь аенда М. Голубович исемендәге Луганск академик музыкаль-драма театры Казанда, Яшел Үзәндә, Чаллыда, Түбән Камада «Бабий бунт», «Я люблю тебя, эскадрилья!», «Распятая юность» спектакльләрен күрсәтә. Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова билгеләп үткәнчә, коллектив Бөтенроссия гастроль-концерт планында катнашып, тамашачылар мәхәббәтен яулый. Тулы заллар, тамашачылар алкышы моның ачык мисалы.
«Бөтенроссия гастроль-концерт планы – илебез театрлары өчен чын мәгънәсендә очрашу, дуслашу, үз сәнгатьләре белән бер-берсен таныштыру проекты булды. Безнең театр яңа шәһәрләрдә чыгыш ясап, тамашачылар йөрәген яулап, үзенең гастроль картасын тагын да киңәйтте. Иҗатыбыз белән күбрәк кешене шатландыра алуыбызга сөенәбез. Театрга мәхәббәт безне берләштерә», – ди театрның сәнгать җитәкчесе, Луганск Халык Республикасының халык артисты Наталия Коваль. Ул коллегалары һәм тамашачылар белән очрашу минутларын түземсезлек белән көтә.
Луганск театры алып килгән «Бабий бунт» музыкаль комедиясе Михаил Шолоховның «Донские рассказы» мотивларына нигезләнеп иҗат ителгән. Спектакльдәге вакыйгалар тамашачыны Тын Дон буендагы казак станицасына күчерә. Хутор хатын-кызлары ирләр белән тигез хокуклар даулап бунт күтәрә. Үз хатыннары белән ызгыш-гаугада казак ирләре коралсыз һәм чарасыз кала. Халык рухы, казак тормышының җанлы колориты һәм атмосферасы, юмор, образлы сөйләм теле сәхнә әсәрен тагын да бизи.
«Распятая юность» рок-операсы – Краснодон яшьләренең «Яшь гвардия» яшерен оешмасы эшчәнлеге турындагы музыкаль әсәр ул. Шушы оешмага кергән йөзләгән яшүсмерләр фашист режимына каршы батырларча көрәшә. Ләкин сатлыкҗан аларны фашистларга сата: яшьгвардиячеләрнең күбесе каты үлем җәзасына хөкем ителә. Мизгел кебек кенә кыска гомерләрендә дә алар якты өмет, җиңүгә ышаныч яшәвен раслап китәләр. Музыка, яктылык, пластика, лирик соло, рок стиле, символик эстетика ярдәмендә бүгенге яшьләр күңелендә Краснодон комсомолларының героик тормышы гәүдәләнә.
«Я люблю тебя, эскадрилья!» музыкаль спектаклендә төп геройлар – өч сугышчан дус: майор Булочкин, капитан Кайсаров һәм өлкән лейтенант Туча – сугыш бетмичә өйләнмәскә, хатын-кызларга күз салмаска ант итәләр. Авыр яраланган майор Булочкин истребительләрдә оча алмый, аны хатын-кызлар эскадрильясына командир итеп билгелиләр. Ул «У-2» тихоходына очарга һәм кызлар белән командалык итәргә тиеш була. Сугышчан дуслары аннан яшереп кенә ирләрчә килешүләрен боза. Тиздән майор йөрәген дә яулыйлар.
Игътибарыгызга спектакльләрнең кайчан, кайда буласын искәртәбез.
7 нче сентябрь – «Сәйдәш» исемендәге мәдәният үзәге
8–9 нчы сентябрь – В. И. Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театры
10 нчы сентябрь – Яшел Үзән музыкаль театры
11–12 нче сентябрь – А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры
13 нче сентябрь – Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы илнең бердәм гастроль системасын булдыруга юнәлтелгән. План «Большие гастроли» һәм «Мы – Россия» масштаблы федераль программаларын үз эченә ала.
Фото: https://teatrkachalov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк