Логотип
Яңалыклар

Әлмәндәр варислары

Татарстанда яңа иҗади фестиваль старт алды. «Әлмәндәр варислары» дип исемләнгән бу фестиваль чаралары милли драматургияне пропагандалау, милли театр белән кызыксынуны көчәйтә, яшь тамашачыда сәнгати зәвык тәрбияләү, иң талантлы, сәләтле балаларны барлау максатыннан үткәрелә. Аны гамәлгә куючылар булып Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды санала. Татарстан мәгариф министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Камал театры, «Әкият» курчак театры ярдәмчеләр исемлегендә. Фестиваль-конкурста иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар түбәндәге номинацияләрдә мөмкинлекләрен сынап карый алачаклар: драма театры, курчак театры, нәфис сүз, мимика-ишарә сәнгате. Җәмгысе җитмешләп иҗат төркеме һәм аерым сәләт иясе  катнашачак икән. Шулардан унөче драма театры, икесе курчак театры. Нәфис сүз белән катнашучылар иллеләп булыр.

Фестивальнең географиясе дә шактый киң.Татарстан төбәкләреннән тыш тагын Удмуртиядән, Чуашстаннан, Башкортстаннан, Мари Иленнән килүчеләр бар. Исемлектә Фәләстин дәүләте белән Монголия дә күренде.  

Фестиваль-конкурста катнашучылар 18-19 февральдә Казан дәүләт сәнгать институтының концерт залында чыгыш ясаячаклар. Аларны  Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина җитәкчелегендәге жюри бәяләргә җыена. Мөгаен  җырчы профессор Салават Фәтхетдинов та читтә калмастыр.

Мәдәниятне үстерү фонды рәисе Нурия ханым Һашимова җиңүчеләргә  матур бүләкләр дә вәгъдә итте. Ә Мәдәният институтының театр факультеты деканы  конкурста җиңүчеләрнең киләчәктә үзләрендә бушлай укый алу мөмкинлеге бар диде.  Җиңүчеләрнең барысына да  махсус дипломнар, бүләкләр тапшырылачак.

Әнә шулай итеп, күмәк көч белән легендар Шәүкәт Биктимеров рухын дәвам итү, театр залларын киләчәктә дә тулы итү өчен көрәшәбез икән әле.
  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар