Логотип
Яңалыклар

​Күзләрне бәйләп тә гол кертеп була

Футбол буенча Дөнья  чемпионатының Казан матбугат үзәгендә журналистлар өчен үзенчәлекле матбугат конференциясе узды. Татарстанда ишетү һәм күрү буенча сәламәтлеге чикләнгән спортчыларның  футбол буенча җыелма командасы тренерлары Владимир Пашаев һәм Рамил Каюмов күпсанлы сорауларга җавап бирделәр. 

Сәламәтлеге чиклеләргә чемпионат көннәрендә матчларны карап, күзәтеп барырга шартлар тудырылганмы? Ул уенчылар нинди тәэсирләр кичергән? Нинди проблемалары бар? Болар хакында җитди итеп сөйләштеләр.

«Фан-фестта матчларны карадык, волонтерлар безнең өчен бөтен шартларны булдырырга тырышты, күрмәүчеләрне якынрак урыннарга урнаштырдылар. Чемпионат уза да китә, ә матурлык кала. Казан искиткеч иде», –  дип тәэсирләре белән уртаклаштылар команда уенчылары.

«Ни өчен нәкъ менә футболны сайладыгыз?» – дигән сорауга «Футбол – ирләр уены. Аны уйнамаган малай юк», – дип җавап бирделәр. Алар Россия күләмендә 5 нче урында. Халыкара турнирларда катнашалар. АКШ, Кипр, Иранда матчларда уйнаганнары бар. 

Тренерлары Рамил Каюмов Лаеш махсус интернат-мәктәбендә физрук булып эшләгән кеше: уенчыларына ни кирәген дә, аларны ничек үсендерәсен дә яхшы белә торган педагог та әле. Ул Татарстан Республикасының голбол (шул ук футбол, тик аны күзләрне бәйләп уйныйлар) буенча җыелма командасы тренеры. Күзләре начар күрүче йә бөтенләй күрмәүчеләр белән 2004 елдан бирле шөгыльләнә. Шәкертләре арасында 4 РФ спорт мастеры, 2 халыкара класслы спорт мастеры бар. 

Рамил Якуп улы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының даими ярдәм итүен билгеләп үтте. Спорт инвентарьлары, төрле матчларга ярышларга барулар, футбол мәйданчыклары белән тәэмин итүләр… Болар бит шактый суммалар сорый. Матбугат конференциясе барышында өстәлдә футбол тубы да бар иде. Ләкин ул гадәти генә түгел, эчендә кыңгыраулар урнаштырылган. Сәламәтлеге чикләнгәннәр әнә шундый махсус туп белән уйный икән.

Ахырдан күзләрен бәйләп,  футболчылар яшел чирәмдә футбол буенча мастер-класс күрсәтте. Капкага гол керттеләр.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар