Логотип
Яңалыклар

Кырлайга беренче сәяхәт

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан» журналының «Ялларда 1001 рәхәтлек» уртак Проекты презентациясе эчке туризмны үстерүгә яңа юллар ачты...

 

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан» журналының «Ялларда 1001 рәхәтлек» уртак Проекты презентациясе эчке туризмны үстерүгә яңа юллар ачты. Бу Проект Татарстанда яшәүчеләр өчен махсус булдырылган. Берәүгә дә сер түгел: кайчак үз өебездән чыгып китәргә һич җай тапмыйбыз. Эш, бакча дип чабып, көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп, ял итәргә, туган як матурлыгын күреп хозурланырга вакыт та калмый.

Ә Казан – Россия туристлары арасында бик популяр. Илнең төрле почмакларыннан килүчеләр Татарстан башкаласын яратып китә. Бөтендөнья мирасы объектлары булган Болгарга, Зөя утрау-шәһәрчегенә чит ил туристлары да агыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә: «Бездә бер Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге генә түгел...», – дип, мәктәп укучыларына Тукай ватанына да күрсәтергә чакырды.

Татарстанда кабатланмас урыннар байтак: табигый тыюлыклар, экологик кемпинглар, төрле авторларның музейлары, әдәби объектлар... Яңа Кырлай – гаилә һәм балалар белән бергәләп ял итәр өчен менә дигән җир. Габдулла Тукайның соклангыч музей-тыюлыгы һәм «Кырлай» кунакханә комплексы турында башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә яхшы белә инде. Кырлай якларының һәр почмагы әйтерсең бөек шагыйребезнең шигырь-әкиятләрен сеңдергән. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык сыннары күз алдында җанланып, тылсымлы әкият дөньясына чакыра кебек. Биредә һәркем җаны теләгәнне сайлый: өлкәннәр һәм балалар рәхәтләнеп атта йөри, тематик чаралар һәм бәйрәмнәр оештырыла, балыкчылар күл буенда кармак салып утыра. Барысы да уйланып эшләнгән: мангаллар, мунча, ял итеп утыру урыннары... «Лес чудес» экологик паркында үзенә бер атмосфера. Сезне анда ягымлы һәм шат күңелле Убырлы карчыккаршы ала һәм балаларга мастер-класс уздыра: урман тарихын сөйли, иң зур кырмыска оясын, үрмәкүч оясын күрсәтә. Күлдә – Татарстанның Кызыл китабына кертелгән җәнлекләр. Кондызлар буа буа, камалар уйнаклап балык тота. Ә төннәрен ләтчәләр ауга чыга. Балалар белән бергә ял итү гаиләне берләштерә, күңелле аралашу мөмкинлеге бирә.

Тукай якларын күрми калмагыз! Тукай музеенда наклейка алырга да онытмагыз. Үзегезнең «1001 рәхәтлек» турист картасын җыегыз. Күңелле яллар телим!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар