Өч көн дәвамында - 1-3 сентябрьдә - махсус билгеләнгән 20 урында корбан чалырга мөмкин. Аларның адреслары бүген kzn.ru сайтында урнаштырылачак. Шәһәр хезмәтләре корбан сату һәм чалу буенча санкцияләнмәгән урыннар булдырмау буенча эш алып барачак.
Казан мәчетләре маршруты буенча җәмәгать транспорты 1 нче сентябрьдә 03.30 сәгатьтә йөри башлый.
“Иң мөһиме – бу бәйрәмдә яхшы кәефтә булу, транспорт һәм куркынычсызлык тәэмин итү”, - дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/28/147217/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк