18 гыйнварда «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында «Манзара» спорт һәм музыка премиясе узачак. Быел премия көрәш буенча Татарстан чемпионаты белән бергә үткәрелә.
Көрәш буенча Татарстан чемпионатында 65 килограммнан алып 100+ килограммга кадәр авырлыкларда 10 пар көрәшче бил алышачак. «Манзара»да төрле категорияләрдә шулай ук 10 пар катнашачак. Алар арасында яшьләр һәм титуллы, төрле җиңүләргә ирешкән көрәшчеләр бар.
Премиягә Татарстан Республикасының Кайбыч, Мамадыш, Саба районнары, Казан шәһәре, Самара өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра спортчылары чакырылган. Сигезенче тапкыр уздырылачак премиянең тагын бер үзенчәлеге – титуллы көрәшләр Татарстанның Әгерҗе районы спортчылары арасында да узачак.
Премиянең уңышка ирешүендә аның кайда уздырылуы да зур роль уйный икән. «Сатылган билетлар буенча фикер йөртсәк, тамашачы барыбер урынына карап килә. Комфорт дигән әйбер бар бит. «Пирамида»га да яхшы килделәр. Бәлки мөгез чыгару да булыр, тамашачы да башкача кабул итәр. Ә ярышларның ничек узасын бездә келәм күрсәтер, дип әйтәләр. Тамашачыны тәрбияләргә телибез. Хәзерге көндә көрәшне республикабызның бренды дибез икән, ул иң яхшы урыннарда Рәисебез, башка җитәкчеләребез катнашында узарга тиеш, дип уйлыбыз», – диде «Манзара» спорт-музыкаль премиясенә нигез салучы Айдар Шәймәрданов.
2016 елда талантларны ачыклау максатыннан барлыкка килгән проект ярдәмендә күп кенә спортчылар үз карьераларын булдырганнар, ә яшь артистлар өчен чарада катнашу алга таба иҗади үсеш өчен трамплин ролен үти. Быелгы премиядә дә халыкка яңа исемнәр билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк