Логотип
Яңалыклар

Контактларсыз тавыш бирү ничек узачак? (белешмә)

Россиядә 25 июньнән 30 июньгә кадәр Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү узачак, ә 1 июль көнне төп тавыш бирү көне булачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев Министрлар Кабинетында узган онлайн брифинг вакытында эпидемиологик хәл белән бәйле сайлау участокларында барлык куркынычсызлык чаралары күреләчәк дип вәгъдә итте.

Россиядә 25 июньнән 30 июньгә кадәр Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү узачак,  ә 1 июль көнне  төп тавыш бирү көне булачак.  Татарстан  Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев  Министрлар Кабинетында узган онлайн брифинг вакытында  эпидемиологик хәл белән бәйле сайлау участокларында барлык куркынычсызлык чаралары күреләчәк дип вәгъдә итте.

1. Россиядә Конституция белән бәйле соңгы тапкыр тавыш бирү  1993 елда булды.
2. Тавыш бирүгә максималь кыска срокта – бары тик өч атна эчендә әзерләнәләр. 
3. Республикада 2810 сайлау участогы эшләячәк.
4. Тавыш бирү атна буе дәвам итәчәк.  25 июньнән 1 июльгә кадәр теләсә нинди көнне сайлау участогына килеп, гражданлык бурычын үтәргә була. Бу – участокларга кеше күп җыелмасын өчен эшләнә.
5. Социаль дистанцияне саклау максатыннан, бер сәгать эчендә бары тик 8–12 кеше генә  тавыш бирәчәк.  
6. Һәр районда  куркынычсызлык буенча  үз регламентлары  эшләнәчәк, чөнки төрле җирдә эпидемиологик вазгыять төрлечә.
7. Участокларга тавыш бирергә килгән һәр кешенең тән температурасын үлчәячәкләр. Алар дезинфекцияли торган келәм аша үтәчәк, кулларны зарарсызландыру өчен антисептиклар куелачак.
8. Сайлау участокларында чыгу һәм керү урыннары төрлечә булачак. Маршрут билгеләре ясала. 
9. Тавыш бирү кабиналары элеккечә пәрдә белән ябылмаячак. Болар – һава әйләнеше өчен эшләнә. 
10.  Сайлау комиссиясе әгъзаларына паспортны күрсәтеп алу да җитәчәк.  Бу вакытта биттәге битлекне салып алу мәҗбүри. 
11.  Әллә ничә кеше тоткан ручка белән кулланмас өчен, өйдән үз ручкаңны алып килү киңәш ителә. Алып килмисез икән, бер тапкыр кулланыла торган маска,  перчатка, ручка бирәчәкләр.
12.  Балаларны сайлау участокларына алып бармау сорала.
13.  Татарстанда «Мобиль сайлаучы» системасы эшли. 
14.  Өйгә килеп тавыш бирдертү дә контактларсыз булачак. Ягъни  сайлау комиссиясе әгъзалары өйгә кермәячәк. Алар ишек тоткасына сейф-пакет эләчәк, кыңгырауга басачак һәм ике метр ераклыкка китәчәк. Әлеге дезинфекцияләнгән пакетта сайлаучылар китабыннан күчермә булачак. Анда, бюллетень алдым дип, имза куярга кирәк булачак. Пакетта шулай ук бюллетень үзе, бер тапкыр киелә торган  битлек, перчаткалар һәм ручка булачак.  Тавыш биргәннән  соң,  бюллетеньне махсус тартмага салачак.
15.  Тавыш бирү  участокларын ачык һавада оештыру күздә тотыла.  Алар 1 июль көнне эшләмәячәк. 

Фото: Татарстан Президенты матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар