Логотип
Яңалыклар

«Әкият» чемпионат кунакларын да, казанлыларны да спектакльләренә көтеп кала

Быел июньдә узачак футбол чемпионатында «Әкият» Татар дәүләт курчак театры рус телендә – 7, татар телендә 2 спектакль күрсәтәчәк. Барлыгы 4 меңләп тамашачыны җәлеп итәргә ниятлиләр. 

Бу турыда «Әкият»нең директоры Роза Яппарова, баш режиссеры Ильдус Зиннуров, артистлар Эльвира Гыйлемханова, Фәнзилә Сабирова, Эдгар Гайнуллин сөйләделәр. 

Нәни тамашачыларгы театр репертуарыннан татарча «Су анасы» (Г.Тукай, З. Хөснияр инсценировкасы), «Өрә белмәгән көчек» (Р. Мөхәммәтша), русча «Муха-Цокотуха» (К. Чуковский), «Красная шапочка» (Ш. Перро, Л. Блинова инсценировкасы), «Новые приключения трех поросят» (Б. Вайнер), «Не хочу, не буду» (П. Геннадьева), «Приключения Колобка» (В. Фечин), «Золушка» (Е. Шварц), «Ночь перед Рождеством» (Н. Гоголь) спектакльләре күрсәтеләчәк.  

Озакламый 85 еллыгын билгеләячәк «Әкият» – дөньякүләм танылган курчак театры. Бүгенге көндә аның репертуарында кырыктан артык спектакль бар. 2014 елда театр бинасының дүртенче катында аның музее ачылды. Музейда курчак сәнгатенең тарихы, үсеше һәм бүгенге көннең соңгы тенденцияләре чагылган. 

«Әкият» чемпионат кунакларын да, казанлыларны да спектакльләренә көтеп кала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар