Логотип
Яңалыклар

«Кеше эзлим» китабы чыкты: Илфак Шиһапов кемнәрне эзләгән?

Илфак Шиһапов гомер буе кеше эзләде. Илфакны фаҗигагә китергән сәбәпләрнең берсе дә шул булды...  Һәм ул аларны түрәләр, җитәкчеләр арасыннан түгел, гади кешеләр арасыннан эзләде. 

Илфак Шиһапов гомер буе кеше эзләде. Илфакны фаҗигагә китергән сәбәпләрнең берсе дә шул булды...  Һәм ул аларны түрәләр, җитәкчеләр арасыннан түгел, гади кешеләр арасыннан эзләде. 

Бу хакта бүген Илфак Шиһаповның «Кеше эзлим» дигән китабы чыгу уңаеннан «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясе вакытында китапның төзүчесе, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова әйтте. 

– Бу китап Илфакның якты истәлегенә багышлап чыгарылды, – диде ул. – Ул аның үзе исән чагында ук чыгарга тиеш булгандыр. Әмма без бит кеше кадерен ул киткәч кенә күбрәк беләбез... Илфак үзе беркайчан бу эш артыннан йөрмәде. Мөмкинчелеге булганда да аны файдаланмады.  

Аның язган язмаларын туплап бастыру идеясы Илфакны җирләгәндә үк күңелгә килде. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының элеккеге җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан китап нәшрияте директоры Илдар Сәгъдәтшин аны хуплап каршы алдылар, китапны социаль әһәмиятле китаплар исемлегенә керттеләр. Һәм менә ул дөнья күрде. Бирегә аның республика матбугатында төрле елларда иҗат ителгән язмалары, шигырьләре, юморескалары тупланды. Китап авыл клубында эшләүчеләр өчен дә файдалы булыр, чөнки китапка аның кыска-кыска сәхнә әсәрләре дә керде.  

Китап бик фәлсәфи килеп чыкты. Чөнки Илфак үзе шундый кеше иде. Ул бөтен нәрсәдән дә фәлсәфә эзләде.  Аның сүзе бик җитми бүген...  

«Кеше эзлим» китабының тиражы – 2200 данә. Бәясе – 360 сум.  

– Әлеге тиражның 1700 данәсе милли китапханәләргә таратыла, сатуга 500 данәсе генә чыга, – диде Татарстан китап нәшрияте директоры Илдар Сәгъдәтшин. – Китап узган атнаның җомга көнендә сатыла башлады. Шушы берничә көн эчендә инде 80 китапны сатарга да өлгердек.  Кабат бастырырга туры килмәгәе. Социаль челтәрләрдә тиздән шундый китап чыгачагы турында хәбәр күргәч, хәтта Австралиядән кадәр яздылар: «Аны кайчан, кайдан алып булачак?» – дип. Китапның электрон версиясен дә инде бүген үк укырга мөмкин булачак.   

Матбугат конференциясендә Илфак Шиһаповның кызы Зәринә Шиһапова да катнашты. Әтисенең җыентыгын туплап чыгарган өчен ул Гөлнара Сабировага рәхмәтен җиткерде. 

– Әтинең бәхетенә аның юлына сез очрагансыздыр, – диде ул. – Кеше киткәч ул бит инде боларның берсен дә белми: сез аның өчен нидер эшлисезме, әллә юкмы... Мондый зур эшне ихластан якын иткәндә генә башкарып була.  

Илфак Шиһаповның хатыны – җырчы Илсөя Бәдретдинова әле китапны кулына тотып карарга өлгермәгән.  

– Шуңа күрә китап турында әлегә берни дә әйтә алмыйм. Аны чыгаруда минем өлешем кермәде, – диде ул.  

Илфак Шиһаповны без продюсер буларак та беләбез. Бу хакта аның турында фикерләрен журналистларга җырчы Айсылу Габдинова да җиткерде: 

– Илфак абый продюсер буларак акча эшләргә омтылмады, – диде Айсылу. – Ул иҗат дип янып яшәде. «Казанда, филармония сәхнәсендә синең концертың узганны күрсәм, бәхетле булачакмын», – дия иде. Сер түгел, кайбер урыннарда концертка 15 тамашачы гына килгән чаклар да булды. Акча эшләү, табыш алу  турында сүз дә була алмый иде... Әмма Илфак абый: «Эшлибез!» – дип әйтә иде  һәм концертны тулысынча эшләп тә чыга идек.  

 

«Кеше эзлим» китабы чыгу уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә чыгыш ясаучылар: «Таныш-белешләре күп булса да, Илфак ялгыз иде. Ул ялгыз булып калды да», – диделәр.  

 

Исегезгә төшерәбез: Илфак Шиһапов – танылган публицист, журналист, шагыйрь-композитор, продюсер, тарихчы. Ул 2017 елның 30 маенда вафат булды.  

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар