Логотип
Яңалыклар

Казанның төп Яңа ел чыршысына «Ак елан» килә!

24 декабрьдә кичке сәгать алтыда Казанның төп Яңа ел чыршысы үзенең утларын кабызачак!

 

Журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казан халкын һәм кунакларын шушы уңайдан оештырылган бәйрәм чарасында актив катнашырга чакыра. Бәйрәм «Кәҗә бистәсе» метросы янындагы «Фестивальный» бульварында флешмоб белән башланып китә. Тантаналы йөрештә катнашучыларны җыю кичке алтынчы яртыда башлана. Бәйрәм чарасында катнашу өчен, ачык төстәге киемнәр кияргә һәм кулдан ясалган кәгазь уенчык алып килергә кирәк. Колоннаны Яңа елның символы булган татар риваятенең герое Ак елан җитәкләячәк. Флешмобның тематикасы Каюм Насыйри тасвирлаган «Ак елан» риваяте нигезендә алынган. Бу образ кешеләрне яклый, аларга ярдәм итә.
Ак ела́н – төрки-татар фольклоры һәм мифологиясе персонажы, нәсел башы, бүләк бирүче, еланнар патшасы. Каюм Насыйри татар фольклорында барлык еланнарның кара төс белән сурәтләнүен, шул ук вакытта еланнар патшасына ак төс хас булуын билгеләп үтә. Кешенең дошманы саналган кара еланнардан аермалы буларак, Ак елан кешене ярата һәм яклый, хәвеф турында кисәтә һәм булыша.

Бәйрәмгә килүче халыкны җырчы Анастасия Макарова һәм башка иҗат коллективлары үзләренең чыгышлары белән сөендерәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар