Казанда ТРда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар тәгаенләнде

1908 елның 14 октябрендә шагыйрь үзенең атаклы “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын укыган бинага мемориаль такта эленәчәк
ТРда Туган тел көненә һәм милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә тәгаенләнде.
Бу мәсьәләдә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тулырак бәян итте. Очрашуда шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Флера Сәйфуллина, ТР Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина, шушы академиянең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан катнашты.
Эльвира Камалова сүзләренчә, матур гадәт буенча, Татарстанда апрель ае чаралары Тукайга багышлана. ТР Президентының быел 10 февральдә имзаланган карары нигезендә шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында, шулай ук Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта үткәрелә.
Казанда, аерым алганда, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга һәм Туган тел көненә багышлап, ТР Мәдәният министрлыгы карамагында уздырыла торган төп чаралар 26 апрельгә билгеләнгән.
Бу көнне 9.00дә Казанның Пушкин урамындагы Тукай скверында бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр китерү тантанасы була.
10.00дә Казан Дәүләт яшь тамашачы театры бинасына (Островский ур., 10нчы йорт) мемориаль такта кую чарасы оештырыла: бу бинаның сәхнәсеннән 1908 елның 14 октябрендә Габдулла Тукай үзенең атаклы “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын укыган.
Сәгать 11.00дә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының Театр урамы ягында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында Татарстанның фольклор ансамбльләре катнашында бәйрәм чарасы уздырыла. Анда китаплар, халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге әйберләреннән күргәзмә оештыру ниятләнә.
Биредә үк 12.00дә, традицион рәвештә, Шигърият бәйрәме үткәреләчәк.
14.00дә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Г.Тукайный тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичә була. Анда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе быелгы лауреатларга тапшырылачак.
Билгеле, татар халыкының бөек улы Габдулла Тукайга багышланган чаралар моның белән генә төгәлләнми. Алар ел дәвамында оештырыла, дип билгеләп үтте ТР мәдәният министрының беренче урынбасары.
Мисалга, Габдулла Тукай 1907-1912 елларда яшәгән яңадан төзелгән “Болгар” кунакханәсе, шулай ук 1912-1913 елларда яшәгән Юнысовларның табыш йорты (элекеге “Амур” кунакханәсе) биналарына да быел Тукай турында искәртеп торачак мемориаль такталар элү күздә тотыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Флера Сәйфуллина әйтүенчә, Г.Тукайга багышланган чаралар республика белем бирү оешмаларында игълан ителгән Туган тел ункөнлеге кысаларында үткәрелә. Әлеге чаралар рәтендә – мәктәп укучылары, ана теле һәм әдәбияты укытучылары арасында уздырыла торган конференцияләр, конкурслар, фестивальләр. Аларның күпчелеге, бөек шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү, аның иҗатына, эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү максатыннан, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, шул исәптән ил, дөнья күләмендә оештырыла, дип билгеләп үтте ул. Әйтик, мартта туган тел һәм әдәбият укытучылары арасында “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесе үткәрелгән. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән татар, рус, чуваш, мари, башкорт һ.б. телләр укытучылары катнашкан. Флера Сәйфуллина 12 апрельдә йомгак ясалган “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең дә, шушы көннәрдә үткәрелә торган татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабының да быел татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылуын искәртте.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.