Логотип
Яңалыклар

Казанда традицион «СМИшная улица» яңадан эшләячәк

2026 елның 19 маенда, 12:00 сәгатьтә «Татмедиа» АҖ бинасы каршындагы мәйданда (Декабристлар ур., 2) Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларының традицион бәйрәме — «СМИшная улица» эшләячак. Чара Татарстан матбугаты көненә багышланган.

Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен Казан редакцияләре хезмәткәрләре белән аралашу мөмкин булачак, газета-журналлар, китаплар белән таныша һәм сатып алырга мөмкинлек булачак.

Быел чарада катнашачаклар: «Шаян ТВ» балалар телеканалы, «Татарстан» ДТРК, «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Казанские ведомости», «Шәһри Казан» газеталары, «Казань» һәм «Сөембикә» журналлары, Татарстан китап нәшрияты һәм башкалар.

Мәйданда рус һәм татар телләрендәге китапларның яңалары, газета-журналларның соңгы саннары, шул исәптән, балалар, үсмерләр һәм гаилә укуы өчен басмалар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук «Почта России» хезмәткәрләре газета-журналларга язылуны оештырачаклар. 

Кече яшьтәге кунакларны «Шаян ТВ» телеканалының курчаклары сөендереп торачак. Теләүчеләр өчен лотереялар, викториналар һәм караоке конкурслары үткәрелә. Җиңүчеләр редакцияләрдән татлы бүләкләр һәм сувенирлар алачак.

13:00 сәгатьтә Инсаф Ганибаев, Алина Давыдова, Илгиз Шәйхразиев катнашуында концерт булачак.

14:30 сәгатьтә ММЧ хезмәткәрләре өчен видео төшерү өчен җиһазлар тапшыралачак.

Чарага керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар