Казанда Хәния ФӘРХИ исемендәге урам булачакмы?

Бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең берсе - Булат Газизов «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.
Булат - Башкортостанның Чакмагыш районы егете. Хәзерге көндә Екатеринбургта юрист булып эшли. Ул кечкенәдән Хәния Фәрхи иҗатын яраткан.
̶ Булат, Казанда Хәния Фәрхи урамын булдыру идеясе ничек барлыкка килде?
̶ Бу идея Хәния апаның тамашачыларыннан еш ишетелде. Ә интернетта петиция ачу эшен Азат Садиков башлап җибәрде. Азат ̶ Хәния Фәрхинең «ВКонтакте» сайтындагы төркеменә нигез салучы. Хәния апаның фанаты буларак, мин дә читтә кала алмадым. Мондый эштә тәҗрибәм дә бар.
̶ Эшегездә нинди документларга һәм кагыйдәләргә таянасыз?
̶ Урамнар белән бәйле барлык эшләр шәһәр мэриясендә эшләнә. Иң элек инициатив төркем мэриягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Казан мэрының 2015 елгы топонимика турындагы карары нигезендә, гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, анда ун яки аннан күбрәк кешенең исеме һәм шәхси мәгълүматы язылырга тиеш. Без әлеге кешеләрне Хәния Фәрхинең «ВКонтакте» сайтындагы төркеме аша табарга уйлыйбыз.
̶ Ә петиция эшкә ничек тәэсир итә соң?
̶ Петицияне гаризаның кушымтасы дияргә була. Ул фикердәшләрнең күпме икәнен күрсәтә. Гариза белән бергә без петиция турында да мәгълүмат тапшырачакбыз. Хәзерге көндә аны 200 кеше имзалады. Бу сан тагын да күбрәк булыр иде, тик өлкән буын кешеләре петицияне имзалау тәртибен белеп бетерми. Хәзерге көндә дә Казанда Хәния Фәрхи урамын булдыру турында петициягә имзалар җыю дәвам итә. Җырчының «ВКонтакте» сайтындагы төркемендә барлык мәгълүмат та бар.
̶ Гаризаны кайчан тапшырачаксыз?
̶ Канун буенча, гражданнарның мөрәҗәгатьләре дәүләт органнары тарафыннан 30 көн карала. Гаризаны бу атнада тапшырачакбыз. Җавап ике атнадан да озак көттермәс, дип уйлыйм.
̶ Казанлылар сезгә теләктәшлек күрсәтер дип уйлыйсызмы?
̶ Әйе, дип уйлыйм. Күп тапкыр әйтелде инде, Хәния Фәрхи иҗаты ̶ татар халкының милли мирасы. Үзенең җырлары белән ул татар телен һәм мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән шәхес. Мин үзем аның концертлар графигын күреп шакката идем. Хәния апа Россия буенча иң күп татар концертлары куйган аз артистларның берсе. Ә иң мөһиме: Хәния апаның концертларына билетлар арзан иде. Ул акча өчен түгел, ә халык өчен җырлады. Андый шәхеснең гомеренең күп өлеше узган шәһәрендә үз урамы булырга тиеш.
̶ Хәния апаның Екатеринбургта тамашачылары күп идеме?
̶ Екатеринбургта аны һәрвакыт тулы зал каршы алды. Ул Екатеринбургны Башкортостанның Тәтешле, Борай, Аскын районнарына якын урнашканга күрә «башкала» дип атый иде. Хәния апа концертларын сәхнәдән түгел, ә залдан чыгып башлады. Бу да аның халыкка якын булганын күрсәтә. Екатеринбургта Хәния апа концертына аның күп туганнары, авылдашлары, укытучылары килә иде. Соңгы елларда ул Әлфия Авзалованың һәм үзенең 90 елларда җырлаган җырларын башкарды.
̶ Хәния апаның кайсы җырларын яратып тыңлыйсыз?
̶ «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә», «Гомер юлы» җырлары бик ошый.
̶ Кайгылы хәбәрне сез ничек белдегез?
̶ Хәния апаның үлеме турында эштән кайтканда белдем. Апам шалтыратып, бу хакта радиодан ишеткәнен әйтте. Башта ышанмадык. Туганнар булмасак та күңелгә шундый авыр булды. Соңрак һәркөн аның җырларын тыңлап йоклап китә башладым.
чыганак: http://intertat.ru/society/kazanda-kh-niya-f-rkhi-isemend-ge-uram-bulachakmy/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.