Тәбрис җәлт кенә анасын идәннән күтәреп торгызды. Ирексезләп этә-төртә ишектән чыгарып җибәрде. Ә үзе, уктай атылып, тәрәзәгә таба томырылды. Исәбе – пыяланы бәреп төшереп, дүртенче каттан аска ташлану иде...
Һөнәр лицеенда лаборатор эш бара, үсмерләр мавыгып тәҗрибә үткәрә. Көтмәгәндә, яман шыгырдап, химия кабинеты ишеге киереп ачылды. Аның уемында юантык гәүдәле, тузган чәчле, кызарынган шешенке йөзле, таушалган киемле 45 яшьләр тирәсендәге бер хатын күренде. Ул айкала-чайкала укытучы өстәленә таба атлады. Кулына мензурка тотып, нәрсәдер аңлатып торучы укытучыга тоныкланган карашын төбәде. Кабинетка, борынны ярып, әчкелтем-сасы махмыр исе таралды.
– Түкерлеккә монда укыталармы? – диде ул телен чак әйләндереп. – Сез минем малайның җитәкчесеме?
Таныш тавыштан Тәбрис дертләп китте һәм шундук партасына сеңде. Ул бу мизгелдә, чебенгә әверелеп, форточкадан очып чыгып качарга, җир тишеге булса, шунда кереп югалырга риза иде.
– Гафу итегез, сез кем буласыз? Нигә бу кыяфәттә дәрес бүлдереп йөрисез? – диде укытучы коры гына.
– Бүлдерә дип... Ни бит... Улым Тәбрисне күрергә дип килдем. Йомышым әллә ни зур түгел. Бурычка бераз акча сорап тормакчыем. Бүген стипендия алгандыр. Баш авыртуга түзәр әмәл юк. Хәлемә керми калмас, мәйтәм...
Өстәл өстендәге тулы спиртовканы абайлап алгач, салмыш хатынның күзләре елтырады. Укытучы каршына тезләнеп:
– Апа җаным, үтермә! Башым чатнап ярыла! Зинһар, тамчы гына салып бир! – диде ул өстәлгә ишарәләп.
Әлеге кәмитне кызыксынып күзәткән үсмерләр, аның соңгы сүзләрен ишеткәч, бүлмәне күтәрердәй шаркылдаштылар. Тәрәзә пыялалары зыңгылдап торды. Иң аянычлысы – күзләре Тәбристә иде. Гаҗиз үсмер гарьлегеннән комачтай кызарынды, бармакларын учына кысып йомарлады, үз-үзен белештермәс халәттә ярсып, йодрыгы белән тезенә төя башлады. Янәшәсендә утырган Женя да эче катып көлә иде.
– Вез-зет сиңа, быр-рат! Вәт, ичмасам, әни дисәң дә әни! Тәбрис, нәрсә җебеп төштең? Салып бир инде анаңа үз спиртовкаңнан! – дип мыскыллап сабакташының кабыргасына төртте.
Тәбрискә шул җитә калды. Ничек сикереп торуын, төркемдәшенең колак төбенә берне сылап җибәрүен сизми дә калды.
– Телеңне тый, дуңгыз! Юкса бәреп үтерәм...
Аның ярсудан бит урталары янып чыкты, сулуы капты. Бугаз төене уйнаклады. Гарьлектән яшькелт күзләрендә очкыннар биеште. Ул уктай атылып такта янына чыкты. Салмыш хатынның ялтырап каткан бишмәт җиңеннән умырып тотты да бар көченә ишеккә таба этеп җибәрде. Исерек лапылдап идәнгә барып төште.
– Бар, кайтып ят тизрәк! Күземә күренәсе булма! Кичә генә бүтән эчмәскә сүз бирдең бит! Мине адәм хуры иттең. Әнә кара, бөтенесе бездән көлә...
Хатын авызын җәеп елап җибәрде:
– Газап чигеп үстергәнем өчен рәхмәтең шулмы? Ни битең белән җикеренәсең? Атаң кебек холыксызланмасаң, – дип, яман үкереп, пычрак куллары белән күзләрен уа-уа такмаклады ул. – Йөрәк януга чыдый алмаганга... ярдәм сорап... килгәнием сиңа. Тагын кемгә барыйм ди? Синнән башка кемем бар соң минем? Улым жәлләр, бер чәкүшкәлек акчасын кызганмас әле, дидем. Ялгышканмын. Үксез бала үстерсәң, авызың-борының кан булыр дигәннәрие... Хак икән...
Тәбрис җәлт кенә анасын идәннән күтәреп торгызды. Ирексезләп этә-төртә ишектән чыгарып җибәрде. Ә үзе, уктай атылып, тәрәзәгә таба томырылды. Исәбе – пыяланы бәреп төшереп, дүртенче каттан аска ташлану иде. Укытучы зур хәвеф янавын мизгел эчендә сизеп өлгерде. Шактый олы яшьтә булуына карамастан, күз ачып йомган арада укучысы янына килеп җитте. Тәрәзә төбенә үрелеп, Тәбриснең аякларыннан кысып кочып алды.
– Юләрләнмә, Тәбрис! Йәле, ипләп кенә төш, акыллым. Мә, салкын су эчеп җибәр. Борчылма. Синнән беркем дә көлми. Тамчы да гаебең юк синең. Сукбай хатын ни сөйләмәс? Аңа беребез дә ышанмадык, шулай бит, егетләр, – диде ул төркемгә сынаулы күз йөртеп. Үсмерләр тып-тын калган иде. Уңайсызланып, башлар аска иелде. Женя төркемдәше янына килеп басты. Тәбриснең тар иңнәренә үзенең сөякчел кулын салып:
– Гафу ит... Ямьсез шаярту килеп чыкты. Кызганыч, әти-әнине сайлап алмыйлар, – диде.
* * *
Соңгы пар дәреснең тәмамлануын белдереп, кыңгырау зыңлады. Үсмерләр шау-гөр килеп чыгып китте. Төркем җитәкчесе Гөлия Шәеховна Тәбрисне үз янына чакырып алды. Укучысын үзенә ияртеп, эчтәге лаборант бүлмәсенә узды. Утырырга урын тәкъдим итте. «Тефаль»не җырлатып алгач, чынаякларга хуш исле чәй ясады. Сыр белән казылык, ипи кисте. Кечкенә вазага учлап конфет-печеньелар салды. Ягымлы елмаеп, аналарча якын итеп, үсмернең чәчләреннән сыйпап куйды.
– Әйдә, бергә чәйләп алыйк әле, акыллым. Оялып торма, җитеш, яме.
Үсмер бераз тынычлана төште, тамак ялгап алгач, аңа рәхәтрәк булып китте. Укытучысы җайлап кына сүз башлады:
– Тәбрис, син егет кеше. Бирешмә. Нык бул. Шуны онытма: кешегә гомер бер генә бирелә. Яшьлегеңне юк-барга исраф итмә! Тормышта төрле хәлләр була. Ачысын да, төчесен дә башны югалтмыйча кичерә белү генә чын егетлек санала.
Укытучы урындыгын укучысы янынарак күчерде. Аңа мөлаем, әмма сораулы караш ташлап:
– Сөйлә әле үзең турында, Тәбрис. Гаиләгездә кемнәрең бар, ничек яшисез? – диде.
Үсмер беркадәр дәшми торды. Кыенсынып, ирен читен тешләде. Учын кысып йомарлады. Моңсу карашын идәнгә төбәде. Ярсуын тыярга омтылып, авыр сулап куйды.
– Бик авыр миңа, Гөлия Шәеховна. Терәкләрем шартлап сынды, – диде ул олыларча фикер йөртеп. – Минем әниләрем икәү бит, апа. Ләйсирә исемлесе тудыргач ук ташлаган. Мине роддом чүплегеннән табып кергән булганнар... Бу хакта әле күптән түгел генә белдем. Баягы исерек хатын – мине карап үстергән, Саимә әнием. Үзенә таш атканга да аш атучы йомшак күңелле кеше ул. Изге җанлы хатын. Әтинең сөяркәсеннән туган ташландык малае барлыгын белгәч, мине сабыйлар йортыннан үзе юллап алган. «Атаңны көч-хәлгә күндердем. Елап-юмалап җиңдем. Газиз балаң, үз каның, ни битең белән аны ятимлектә тилмертәсең? Барып алыйк инде, дип, көн-төн ялвардым», – дип сөйләде. Начар хатын түгел лә ул, бәхете генә юк...
– Нигә алай дисең, үскәнем?
– Заводта әйбәт кенә эшләп йөри иде, кыскартылуга эләкте. Бер байга ялланып, базарда сату итә башлаган иде. Бөеренә суык тидереп, больницага кереп ятты. Җитмәсә, хуҗасы әнине кычкыртып талап калды, булмаган тауар бәясен аның өстенә өйде.
– Ничек талады? Әниең судка мөрәҗәгать иттеме соң?
– Итмәгән кая! Тик файдасы булмады. Акчалы бәндә җиңде. Нахакка әнине гаепле калдырып, аннан йөз алтмыш мең сум түләттеләр.
Ә беркөнне, без өйдә юкта, фатирыбызны караклар басып чыкты. Көпә-көндез, подъезд төбенә йөк машинасы куеп, бөтен йорт җиһазыбызны
төяп киткәннәр. Полициягә гариза яздык, файдасы тимәде. Йозак ватылмаган булгач, ышанмадылар. Афераны махсус үзегез оештыргансыз, диделәр. Минемчә, әти эшедер. Әни дә шулай ди. Ул чирләп урын өстенә егылгач, әти аны сатты бит.
– Ничек сатты? Кемгә?
– Кемгә дип, сөяркәсенә алыштырды. Шуның белән Себергә чыгып сызганнар...
– Бар икән хәлләр... Саимә әниең элек тә салгалый идеме?
– Юк ла, тамчы да авызына алмый иде. Заводта бергә эшләгән дуслары күп аның. Базарда танышканнары да шактый. Әни ялгыз калгач, чиратлашып хәл белергә йөри башладылар. Әле берсе шешә кыстырып килә, әле икенчесе. Жәллиләр, имеш. Әкренләп әнине эчәргә өйрәттеләр. Кайберләре кунып та калгалады. Минем моңа җен ачуым чыга иде. Исерекләр төне буе җырлаша, акырыша, ә минем йокы килә, дәрес әзерләп булмый. Бервакыт ниндидер исерек абзый караватыма аугач, әни миңа ишек төбендәге паласта йокларга кушты. Ризалашмадым. Шакшы алама түфәктә аунарга, эт түгел ич мин. Теге абзыйны ятагымнан сөйрәп төшерә башлаган идем, әни арт чүмечемә берне китереп ямады. Почмакка ук очып барып төштем. Күздән ут көлтәсе сибелгәндәй тоелды. Анысы бер хәл, исерек баштан ул минем кем баласы икәнлегемне дә әйтеп салды. «Син азгын әнчекнең ташландык көчеге», – дип рәнҗетте... Шул чакта ниләр кичергәнемне белсәгез иде... Егылып үләселәрем килде. Яланаяк, яланөс салкын урамга чыгып йөгердем. Таң атканчы каңгырып елап йөрдем.
– Лицейга ничек керәсе иттең соң?
– Класс җитәкчебез Вил Хәсәнович мондагы директор белән дус икән. Бирегә ул алып килеп урнаштырды. Ул миңа төпле киңәш бирде: «Тәбрис, тырышып укы, киләчәктә тамагың тук, өстең бөтен булыр. Һөнәр үзләштерсәң, югалып калмассың, ачка тилмермәссең. Заводларга яшь эшчеләр кирәк. Киләчәк шулар кулында», – диде. Дөрес әйткән бит ул, Гөлия Шәеховна, әйеме? Мәктәптә начар укымадым үзе. «Өч»леләрем юк иде. Арттан этүчең булмагач, институтка кереп булмый ла ул...
– Алай үзеңне кимсетмә әле, Тәбрис. Укуың әйбәт бара. Башлангыч курсларда эшче һөнәрен үзләштерсәгез, өченче-дүртенчесендә бакалавриат дәрәҗәсенә белем бирү башланачак, – дип сөйләп китте укытучысы. – Лицейны уңышлы тәмамлаучыларны техник вузларның өченче курсына кабул итәләр. Эшеңнән аерылмыйча, кичкедә укырга була. Иң шәп инженерлар, цех башлыклары сезнең юлны үтүчеләрдән чыга. Алар җитештерү процессының нечкәлекләрен китаптан укып кына түгел, үз куллары белән эшләп карап өйрәнгән була. Андый белгечләр эшчеләр күңеленә ачкычны бик оста ярата. Хәер, бөтен кешегә вузда укырга димәгән. Әнә, югары белемле яшьләрнең күпмесе эшсез интегә, хезмәт биржасында исәптә тора. Станок артына басарга теләмичә, һаман ата-аналары җилкәсен кимереп яталар.
– Монда укуыма үкенмим лә мин, Гөлия Шәеховна! Малайлар да үзем ише. Атасы малы белән мактанып, һаваланып йөрүчеләр юк ич монда. Яшерен-батырын түгел, арабызда көненә бер мәртәбә тамак туйдыру хакына йөрүчеләр бар...
– Иртәгә сезнең практика көне бит әле. Анда бик авыр булмасмы?
Үсмернең күзләре очкынланып китте.
– Нишләп авыр булсын ди, Гөлия Шәеховна! Практиканы көтеп алам ич мин. Анда бик рәхәт, күңелле. Спецовка белән күзлек киеп аласың да, станок янына килеп басасың. Ә ул тере кебек! Сине гүелдәп сәламли, үзеңә тулысынча буйсына. Һәр теләгеңне үти. Тавышына чаклы җанга ятышлы аның! Мин эшләгәндә, станоктан утлы йолдызчыклар сибелешә, кап-кайнар, неп-нечкә ялтыравыклы тимер йомычкалар сузылып кына төшә. Карап торуы үзе бер могҗиза! Сызымга карап, үлчи-үлчи кырдыра торгач, ямьсез генә болванкадан бер дигән деталь килеп чыга. Очкыч хәтле очкыч детале бит ул! Шул чакта сөенечтән кычкырып җырлап җибәрәсем килә. Берәр матур җыр көйли-көйли өр-яңа деталь ясыйм. Остазым Мәгъсүм абзый башта ничек эшләгәнемне читтән генә күзәтеп, сынап карап тора. Аннан соң бер күзен кыса төшеп, әзер детальләремне җентекләп күздән кичерә. Нәтиҗәсен күргәч, елмаеп җибәрә. Зур учы белән иңбашыма шапылдатып сугып ала. Беләсезме, нәрсә диде ул миңа үткән атнада?
– Белмим шул... Серне үзең чишсәң генә инде, Тәбрис.
Үсмер канәгать елмайды, салынып төшкән җилкәләре кош канатларыдай күтәрелеп китте.
– «Маладис! Син токарь булып тугансың! Күзең – алмаз, кулларың – алтын! Укып кына бетер, бригадама эшкә алам! Үзем белгәннең барысын да өйрәтәм. Читтән торып укырга кертәм. Пенсиягә киткәндә, үз урыныма мастер итеп калдырам!» – диде ул.
Үсмер, күзләрен мөлдерәтеп, төркем җитәкчесенә күтәрелеп карады:
– Их, шундый кайгыртучан үз әтиең булса икән ул, Гөлия Шәеховна...
– Әйбәт егет бит син, Тәбрис. Шунлыктан, хыялларың һичшиксез тормышка ашачак. Мин сиңа ышанам. Берүк максатыңны югалтма. Авырлыклар алдында каушап калма. Сине тыңлаганда, башыма бик шәп уй килде бит әле.
– Сез нәрсә турында... Гөлия Шәеховна?
– Карале, акыллым, әйдә, икәүләп әниеңне терелтәбез! Эчүчелек – чир бит ул. Димәк, аны дәвалап җиңеп була.
– Чынлапмы? Аңа бик күп акча кирәктер бит...
– Анысы өчен борчылма, бергәләп тотынсак, җае табылмый калмас. Бертуган сеңлем Гөлсинә Шәеховна – медицина фәннәре докторы. Наркология диспансерын җитәкли. Күпләргә ярдәме тиде аның. Икәүләп сорасак, Саимә әниеңә булышмый калмас.
– И-и, шәп булырые! – Тәбрис учын учка уып алды.
– Дәвалауга керешкәнче, табибларның бер мөһим шарты бар. Пациент берничә көн алдан тамчы да эчмәскә тиеш. Җайлап-майлап, сөйләшеп-аңлатып дигәндәй, башта әниеңне айнытыйк. Иртәгәсе көнгә өмет уятыйк.
– Тырышып карарга була... Айныса да, эшсез ята башлагач, тагын шул шешәсенә барып ябышмасмы икән соң ул?
– Терелсен генә, эшен табарбыз лә. Барысы да җайланыр, иң мөһиме – өметне өзмәскә кирәк!
– Әйе шул, апа!
– Тәбрис, шуны исеңнән чыгарма: син ялгыз түгел!
Дулкынланудан үсмернең бит урталары алсуланды, учлары тирләп чыкты.
– Бергәләп чынлап торып тотынсак, әниең дә ипкә килер. Син бала-чага түгел, зур егет инде. Әниеңә терәк булырсың. Тормышыгыз әйбәтләнеп китәчәк әле, күр дә тор! – диде укытучысы елмаеп. – Хәзер өеңә кайт, акыллым. Миңа да китәргә вакыт. Иртәнге якта сезгә сугылырмын, икегез дә өйдә булыгыз, яме. Әниең юынып-киенеп, мин килешкә әзерләнеп торсын. Уртага салып сөйләшербез, киңәшербез.
Тәбрискә рәхәт булып китте. Бөтен йөзе белән балкып елмайды. Сөенечтән рәхмәт әйтергә дә онытып, кабинеттан чыгып йөгерде. Баскычтан ашыга-ашыга йөгереп төшкәндә ул:
– Әнине хәзер үк эзләп табам! Терелтәбез, кәнишне! Гөлия Шәеховна дөрес әйтә: мин ялгыз түгел! Саимә әни дә! Аның үзе өчен үлеп торучы улы Тәбрисе бар! – дип сөйләнә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк