Казанда 20–21 октябрьдә «Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы» халыкара студентлар форумы узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 22 иленнән килгән яшьләр уртак кыйммәтләр, мәдәниятләр диалогы һәм халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышачак.
20–21 октябрьдә Казанда «Мәдәниятләр диалогы: Россия – ислам дөньясы» халыкара студентлар форумы узачак. Анда 22 илдән килгән яшьләр уртак кыйммәтләр, мәдәниятара бәйләнешләр һәм дин турында дөрес сөйләшү юллары хакында фикер алышачак.
Форум «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы-2026» программасы кысаларында оештырыла. Аны Россия ислам институты «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Мөхәммәд бен Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты белән берлектә, ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә үткәрә.
Россиядә беренче тапкыр оештырыла торган форумда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Индонезия, Көньяк Африка Республикасы һәм башка илләрдән студентлар, яшь тикшеренүчеләр һәм активистлар катнашачак. Алар тәҗрибә уртаклашачак, мәдәниятләрне якынайту, стереотипларны җиңү һәм яшьләр арасында хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшәчәк.
Чара кысаларында «Диалог нигезе буларак уртак кыйммәтләр» дигән пленар дискуссия, дин турында стереотипларсыз сөйләшүгә багышланган остаханә, шулай ук яшьләр башлангычлары, мәдәният, мәгариф һәм мәгълүмат чараларына кагылышлы темалар буенча түгәрәк өстәлләр узачак.
Форумда катнашучылар «Бердәмлек тәме: ислам дөньясы халыкларының тәм-томнары» күргәзмәсендә дә була алачак. Анда төрле илләрнең милли ризыклары һәм кулинария традицияләре белән танышу мөмкинлеге булачак.
20 октябрьдә Россия ислам институты бинасында (Казан шәһәре, Газовая урамы, 19) ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча IV Халыкара олимпиада үткәреләчәк. Оештыручылар мәгълүматы буенча, мондый дәрәҗәдәге олимпиаданы дөньяның башка ислам уку йортлары үткәрми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк