КАЗАН СОКЛАНДЫРДЫ!

Сайлаулар процессын күзәтергә килгән чит ил экспертлары сөйли.
Самир Хаджар, Сирия Гарәп Республикасы депутаты:
- Сайлаулар үткәрү процессының бик күп уңай якларын күрдем. Бернинди тәртип бозулар күзәтелмәде. Мин Татарстаннан җылы тәэсирләр алып китәм. Өч көн дәвамында бу процесс эчендә кайнадык. Бик тырышсак та, хаталар күрмәдек. Кешеләр сайлауга теләп килә, кандидатлар турында барысын да беләләр. Казанда, районнарда төрле участокларда булдык. Бөтен эш тиешле стандартларга җавап бирерлек итеп оештырылган. Чын мәгънәсендә чиста сайлаулар!
Кристиан Франк Ульрих Хенкель, Бавария парламенты депутаты:
- Мине Мәскәүгә чакырдылар. Германиядә сайлаулар ничек үтүен бик теләп сөйләдем. Россиядә дә, Казанда да беренче тапкыр мин. Сайлаулар үткәрүдә аермалар бар, әлбәттә. Биредә күргәннәрем буенча кайткач үзгәрешләр кертермен дим. Халыкара эксперт буларак, бу процессны күзәтү кирәк булды. Төрле санкцияләргә, бойкотларга каршы мин. Үзара килешүләр, хезмәттәшлек ягын кулай күрәм. Мин беркайчан да илем, хөкүмәтебез исеменнән сөйләмим, үзем күргәннәрне генә сөйлим. Шәһәр һәм авыл арасында аерма сизелә. Казан бик матур! Монда сайлау көне бәйрәм икән! Бездә алай түгел. Җыр, музыка, күңел ачулар монда. Күңелле! Сайлаучылар белән биедем дә әле!
Өч көн аз вакыт, әлбәттә. Сайлау участокларын, урналарны, сейфларны, күзәтчеләрне, вакцина ясауларны күрдем. Күргәннәрем буенча шуны әйтә алам: чиста сайлаулар бара.
Ульрих Сингер, Бавария депутаты:
- Мин бик рәхмәтле шундый вакыйгага чакырулары, гражданлык хокуклары буенча халыкара конференциядә катнашуым өчен. Казан - искиткеч матур, культуралы шәһәр! Мондагы бассейннарны, спорт корылмалары'н күреп таң калдым!
Биредә авыру кешеләрне сайлауда катнаштыру өчен өйләренә баралар икән. Бу - кеше турында кайгыртуның матур үрнәге. Бигрәк тә өлкәннәрне кайгыртуның.. Германиядә өлкән кешеләргә сайлауга чакыру хаты ярты ел алдан җибәрелә. Үзе баралмаса, улы йә кызы аның өчен дә сайлап кайта, ягъни ике тавыш хокукы бар аларның. Бездә сайлау участоклары кичке 6 да ябыла. Төрле партияләрдән күзәтүчеләр булмый. Тавышларныкадәр� исәпләгәндә генә күзәтчеләр карап тора.
Бер ил кешесе икенче илгә сайлауларны ничек үткәрергә кирәген өйрәтә алмый, һәр илнең үз үзенчәлеге була. Барыбыз да идеаль демократик сайлауларга омтыла. Минем миссиям - күргәннәремне җиткерү. Кайткач барысын да җентекләп сөйләрмен.
Мәхмүд Әльхәсән, Сирия Гарәп Республикасының элекке депутаты:
- Татарстанда сайлаулар бик яхшы оештырылган. Бөтен җирдә прогресс сизелә. Фәндә, мәдәнияттә, икътисадта... Урамнар чиста, төзек. Сокландырды Казан! Сайлауда яшьләр күпләп катнашу - зур казаныш! Алар - илнең киләчәге. Җир шарының 25 процентын яшьләр тәшкил итә. Сириядә дә яшьләр актив.
Ковид чорында барысы да алдан уйлап оештырылган: профилактика чаралары, дистанция саклау, битлекләр - бар да югары дәрәҗәдә.
Мин шундый сайлауда катнашуым белән горурланам.
Россиянең Сириягә ярдәме турында да әйтми кала алмыйм. Рәхмәт Россиягә! Рәхмәт президент Путинга!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.