Бүген, 4 ноябрьдә ‒ Халыклар бердәмлеге көнендә Россиядә елдагыча «Сәнгать төне» акциясе уза. Акциягә Казан Кремле музее да кушыла.
Бәйрәм уңаеннан музей үзенчәлекле программа әзерләгән.
Музейга килүчеләрне тематик экскурсия, театральләштерелгән тамаша, кызыклы мастер-класслар, квестлар һәм лекцияләр көтә.
Чара бүген 18.00 сәгатьтә башлана һәм 23.00 гә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк