Логотип
Яңалыклар

Камилә Вәлиева Россия җыелма командасына кайтарылды

Россия фигуралы шуу федерациясе 2026/2027 елгы сезон өчен милли җыелма команданың төп составын рәсми рәвештә раслады. Бу исемлекнең төп сенсациясе – Казан кызы, танылган фигурист Камила Валиеваның җыелма командага кире кайтуы. Спортчы дүрт еллык дисквалификация срогын тулысынча үтәп, һөнәри спортка яңадан яшел ут алды.

Яңа сезонның төп составына барлыгы алты спортчы керде. Алар арасында Камилә Вәлиева белән бергә, озак тәнәфестән соң бозга кайткан Олимпиаданың көмеш призеры Александра Трусова да бар. Исемлек тулысынча түбәндәгечә:


Камилә Вәлиева
Александра Трусова (Игнатова)
Аделия Петросян (җыелма команданың гамәлдәге лидеры)
Алиса Двоеглазова
Анна Фролова
Мария Захарова


Бу составны белгечләр хәзер үк «аеруча көчле һәм кызыклы» дип бәяли. Яшь спортчыларның дәрте белән тәҗрибәле легендар  тандемы. 20 яшьлек Кәмилә Вәлиева апрель аенда ук «Русский вызов» тамашасында катнашып, яхшы формада булуын күрсәткән иде. Хәзер рәсми ярышларда зур җиңүләр өчен көрәшү мөмкинлеге бар аның.


Вәлиева белән Трусованың кайтуы Россиядә фигуралы шууга булган кызыксынуны һәм трибуналардагы тамашачылар санын берничә тапкырга арттырачак дип фаразлыйлар.

Фото: Камилә Вәлиеваның социаль челтәрләрдәге аккаунтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар