Логотип
Яңалыклар

«КАМАЗ» – ел экспортеры!

«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте (ПАО) «Экспортер года – 2019» премиясенең «Зур бизнес: югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры» номинациясендә мәртәбәле икенче урынны яулады.

«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте (ПАО) «Экспортер года – 2019» премиясенең «Зур бизнес: югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры» номинациясендә мәртәбәле икенче урынны яулады. Компания үз продукциясен дөньяның илледән артык иленә чыгара, биш Европа сертификатына ия, экспорт өчен яңа төр продукцияләр җитештерә. Моннан тыш «КАМАЗ» җәмгыяте Литвага Евро-6 стандартына җавап бирүче КАМАЗ-5325 автомобильләр партиясен озатты.

«Россиядә эшләнгән» Халыкара экспорт форумы җиңүчеләрен Россия Федерациясе Рәисенең беренче урынбасары – РФ финанс министры Антон Силуанов бүләкләде. «Россия эшкуарларына бүген партнерлар белән ничек мөнәсәбәтләр корырга, чит ил коллегаларының менталитет үзенчәлекләрен һәм тәҗрибәсен ничек истә тотарга, барьерларны ничек кичәргә кирәклеге турында уңай үрнәкләр кирәк. «Ел экспортеры» премиясе Россия бизнесының чит илләрдәге уңышы тарихын арттыру, предпринимательләрне экпортер булырга илһамландыру өчен дә хезмәт итә», – диде ул.

Россия Федерациясе хөкүмәте гамәлгә куйган әлеге премияне алу өчен илебезнең барлык федераль төбәкләреннән 1600 гариза кабул ителгән булган.

Җиңүчеләргә Россия экспорт үзәгеннән төрле бонуслар биреләчәк. Премия конкурс нигезендә ике этапта уздырылган. Башта җиңүчеләр 8 федераль округта бүләкләнсә, соңыннан һәр номинациядә иң-иңнәре милли дәрәҗәдә ачыкланган.

Киләсе елга Премиядә катнашу өчен гаризаларны Россия экспорт үзәге сайтында бирергә мөмкин: www.exportcenter.ru/awards

Теги: КАМАЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар