«Җаваплы да, бераз моңсу да», – диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев 119 нчы сезон ачылуга багышланган матубгат очрашуында.
Билгеле булганча, Камал театры агымдагы елның октябрь аенда яңа бинага күченә. Премьералар барысы да анда күрсәтеләчәк. Быел театр башка елларга караганда күбрәк яңа спектакльләр чыгарырга планлаштыра. Бу, әлбәттә, күченү белән бәйле. Яңа бинада 4 мәйдан була.
Режиссер Айдар Җаббаров инде эшкә тотынган. Шагыйрә Резеда Гобәева белән алар янә тандемда эшли. Бу юлы җырчы Әлфия Авзаловага багышланган спектакль чыгаралар. «Әлфия Авзалова: Мәңгелек юл»да төп рольне яшь актриса Ләйсән Гатауллина уйнаячак. Айдар Җаббаров сезон дәвамында тагын бер спектакль чыгарачагын хәбәр итте. «Зөлфәт Хәкимнең «Әүлия кабере» повесте бәяләнмәгән дип саныйм, шушы повесть буенча инсценировканы үзем язам», – диде.
Камал театрының яңа бинасындагы сәхнәгә Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлары» да менәчәк. Аны ГИТИСны тәмамлаган яшь режиссер Әскар Галимов куя. Премьера режиссер Марсель Сәлимҗановның 90 еллыгы уңаеннан чыгарыла. Бөек режиссерга багышланган кичә дә уздырырга җыеналар камаллылар.
Фәрит Бикчәнтәев исә яңа сезонда Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым», Г. Камалның «Бәхетсез егет» мотивлары буенча һәм Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр» спектакльләрен чыгарачак.
«Нота архивларын күтәрдек. 119 ел буе безнең спектакльләр өчен язылган музыкалар җыелган. Алардан музыкаль спектакльләр куярга телибез», – диде театр директоры Илфир Якупов. Илгиз Зәйниев Әнвәр Бакировның «Су анасы» симфониясе буенча спектакль чыгарырга теләк белдергән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк