Логотип
Яңалыклар

​Кальян тарту... тоташ 20 сигарет тартуга тиң!

Бүген Россиядә миллионлаган кеше үз көнен иртә белән кофе эчеп кенә түгел, сигарет тартудан да башлый икән бит әле. 50 миллион кеше! Шуңа күрә дәүләт ике юнәлештә эш алып барырга мәҗбүр: бер яктан, тәмәкегә чикләүләр кертү, икенче яктан, сәламәт яшәү рәвешен яклап, тәмәкедән баш тартуга ирешү. «Татаринформ» агентлыгы уздырган матбугат конферециясендә менә шулар хакында сөйләшү булды. Анда Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Татарстан бүлеге башлыгы урынбасары Ольга Фомичева, республика наркодиспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкий, «Общее дело» төбәк үзәге координаторы Дамир Зарипов катнашты.
 Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев инициативасы белән тәмәкегә каршы законга җитди үзгәрешләр керергә мөмкин. «Казанда Островский урамындагы офисыма барганда җәмәгать туклану урыннары яныннан еш узарга туры килә, – дип искә төшерә Марат Мансур улы. – Балалары белән гаиләләр утыра. Күрше өстәлләрдә кальян тартучылардан төтен баганасы күтәрелә. Балалар шуны сулый. Әти-әниләргә торасы да, балаларын ияртеп, чыгып кына китәсе дә бит. Ләкин башкаларында да шул ук күренеш каршылаячак».
  Ул вейп, кальян һәм электрон сигаретларны куллану барыбер шул гадәти тәмәкене тартуга тиң икәнен аңлатты. «Кальян, электрон сигаретларга яшьләребез бик җиңел карыйлар – янәсе, тартуны ташларга булыша! Җитештерүчеләрнең хәйләсе генә ул. Канцерогеннар анда бермә-бер күбрәк. Бу – тартуны ташлау түгел, яман гадәткә күмәкләп өйрәнү, – диде Марат Бариев. – Мин үзем тартуны тулысынча тыю ягында. Ләкин бүген андый законны кабул итү һәм аның үтәлешен таләп итү бик катлаулы. Ә без кальян һәм электрон сигаретлар тартуга чикләүләр кертү турында закон проекты әзерләдек. Дәүләт Думасының 40 депутаты безгә кушылды. Хәзер ул проект Россия хөкүмәтенә бәяләмәгә тапшырылды».
Кальян тарту аеруча зарарлы икән. Аны гадәттә 20-60 минут тарталар. Бу 1 сәгать эчендә 20 сигарет тартып бетерүгә тиң. Нәтиҗәдә, зарарлы матдәләр тын юлына, үпкәгә кереп тула. Кайнар төтен, угар газ эчендә утыручылар химия, зарарлы ароматизаторлар, формальдегидлар сулый. Казакъстан, Иранда уздырылган тикшеренүләр кальян тартудан туберкулез, гепатит кебек авыруларның көчәюенә китерүен ачыклаган. Шуңа күрә бу илләрдә җәмәгать урыннарында кальян тарту тыела. Бездә дә уяна башлаганнар. Мәктәпләрдә лекцияләр, аңлату эшләре үткәрү, фильмнар күрсәтү нәтиҗәсендә тартуны ташлаучылар бар. Попов, Чистай урамнарындагы йортларның беренче катында  яшәүчеләр, кальян тартучылар төтененнән зыян күреп, шикаять язганнар һәм кальян-кафеларны яптыруга ирешкәннәр. 
Әгәр закон проекты кабул ителсә, кальян тарту балигъ булмаганнарга тыелачак; шулай ук җәмәгать урыннарында тарту рөхсәт ителмәячәк; бу продуктны сату, таратуга юл куелмаячак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар