Логотип
Яңалыклар

Кайгылы хәбәр

Композитор, җырчы, педагог Мәсгут Габдрахман улы Имашев вафат. Аңа 96 яшь иде.

Мәсгут Габдрахман улы Имашев 1930 елның 5 июлендә Пермь краеның Барда районының Каенаул (Березники) авылында туган.

Татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән 50 драма спектакленә музыка, «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек татар шагыйрьләре шигырьләренә 100 гә якын вокаль-инструменталь әсәр авторы.

Ул – Әлмәт музыка көллиятенә нигез салучы һәм беренче директоры; 1976–1981 елларда – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры, 1981 елдан 15 ел дәвамында Казан театр училищесы директоры.

Опера җырчысы, Халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе укытучысы Айрат Имашевның бабасы.

Хушлашу 14 майда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә (Щапов урамы, 37, Казан) була.

Мәсгут Габдрахман улы Имашевның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Фото: ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар