Логотип
Яңалыклар

Җиз кыңгырау кемгә чыңлады?

Алтын балыктан нәрсә сорар идем? – ди Әмирхан ага Еники. – Әгәр дә алтын балык каршыма килә калса, мин инде үземнән бигрәк бәлкем, башкалар өчен сорар идем. Әйтик, бүгенге көндә нәрсә мине борчый, уйландыра? Ул да булса тормышыбызның гаять авыр, четерекле, каршылыклы булуы борчый. Рухи яктан имгәнә, җимерелә, матди яктан һаман да бөлгенлеккә төшә баруыбызга пошынам. Алтын балыккаем, менә шушылардан сакла безне, дияр идем...
       
12 февральдә Камал театрында Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә татар җәмәгатьчелеге әдипнең үзен, аның проза әсәрләрен, публицистикасын искә төшерде. Сценарий авторы – Ркаил Зәйдулла, режиссер Ильдар Хәйруллин кичәне классик стильдә эшләгәннәр, анда әдипнең язучылык һәм иҗтимагый эшчәнлегенә экскурс ясалды. Әмирхан аганың яраткан җырлары яңгырады. Кичәдә Әмирхан аганың кызы Флера ханым һәм аның оныклары да бар иде. 
 
Камал театрының татар язучыларына кабат ишеген ачуы – сөенечле хәл. Сагындырган, сусаткан. Дөрес, Еники сүзләре кайда да яңгырар иде, хәтта Дания Заһидуллина хатирәсендәгечә, тулай торакның кызыл почмагында да. Әмма аны бүген Камал театрында яңгырату – безнең намуста. Чөнки аның һәр сүзе җиз кыңгырау чыңы кебек – татар җанындагы кылларга аваздаш. 

Фото: автор
 
      
     

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар