Логотип
Яңалыклар

ЮНЕСКО кешелекнең шедевры дип таныган эпос – Камал сәхнәсендә

Кичә Казанда Якутиянең Олонхо театры гастроле узды.

Бары бер генә көн дәвам иткән бу гастрольдә Казан тамашачыларына ике спектакль – «Удаганки» һәм «Олонхо – вечное эхо Евразии» эпослары күрсәтелде. Соңгысы ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең матди булмаган шедевры дип танылган Олонхо эпосына нигезләнеп эшләнгән. 

Олонхо – якутларның борынгы эпос сәнгате, ул тулаем эпос традицияләрен дә үз эченә ала, аерым бер риваятьне генә дә белдерә. Риваятьләр – 10 мең–15 мең юлдан торган шигъри поэмалар. Кайбер риваятьләрне тулысынча сөйләп чыгар өчен җиде төн вакыт кирәк. 

«Удаганки» спектакле дә «Удаганки Уолумар һәм Айгыр» дип аталган риваятькә нигезләнеп эшләнгән. Уолумар һәм Айгыр – апалы-сеңелле ике кыз. Аларның тылсым көче күп кенә ир-ат шаманнарныкын уздыра. Кызлар берьюлы өч дөньяны – урта дөньяны, җир асты дөньясын һәм күкләрне иңли ала. 

Җир астының кара көчләре көннәрдән бер көнне Уолумарны урлап алып китә. Апасын коткару өчен, Айгырга үзенең барлык көчен кулланырга туры килә. Кара көчләр – абаасы (безнең албасты сүзенә охшаш) белән апалы-сеңелле бик озак көрәшәләр һәм, нәтиҗәдә, аларны җиңәләр. 

Уолумар белән Айгыр урта дөнья – кешеләр дөньясында яшәүче батыр егетләр белән дә көч сынаша. Ләкин берсе дә беренчелекне бирми – көчләр тигез була. Егетләрне көч белән җиңә алмагач, кызлар хәйләгә бара – аларны үзләренә гашыйк иттерә. 

Эпос Уолумор белән Айгырның Кюн Эрилик һәм Бэриэт Бэргэн исемле егетләргә кияүгә чыгып, аларның Җир йөзендәге Айыы ыруына башлангыч бирүләре белән тәмамлана. 

Казандагы чыгышларыннан соң ук, артистлар өйләренә ашыгачак. Якутиядә 25 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Олонхо эпосының ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең мади булмаган шедевры дип танылуга 20 ел тулуны бәйрәм итү чаралары уза. Әлеге карар 2000 елның 25 ноябрендә кабул ителгән булган. 


 

Галерея

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар