Логотип
Яңалыклар

«Иремнең аягын кисәрләр дип, ут йотып яшим. 23 яшь кенә бит әле аңа!”

Әтнә районы Күшәр авылы егете Рияз Ахунҗановка аягын саклап калу өчен 1 млн 480 мең сум акча кирәк.

2015 елның 25 декабрен бүгенгедәй хәтерли Рияз. Хәтерләмичә, яңа тормыш башланырга тиеш була бу көннән. 24 декабрьдә ул “Бәхетле”дән эштән китә. Шулай итеп, юл газабына, Казанга йөреп эшләүгә нокта куела. Тик бәхетсезлек барыбер юлда эзләп таба аны. 25 декабрь көнне Рияз үзенең “тугызлы”сына тагын дүрт егетне утыртып, Арчага барырга чыга. Әмма Иябаш борылышына җиткәндә, юл бозлавык булу сәбәпле, тимер аты чыгымлый башлый. Нәтиҗәдә, ул каршыга килүче автобус белән бәрелешә. Ә шуннан соң ак томан, берни дә хәтерләми ул. Юлчыларның берсенең кулы сына, калганнары исә тән җәрәхәтләре ала. Ә менә Риязны авыр хәлдә хастаханәгә озаталар.

Шул көннән 21 яшьлек егет өчен газаплы көннәр башлана.

–Рияз авариягә эләккәндә без әле таныш түгел идек, – ди Риязның хатыны Рәйсә. – Хастаханәгә алып килгәч, Риязның бавыры өзелгәне билгеле булды. Мин операция бүлегендә шәфкать туташы булып эшли идем. Сул аягын да бөртекләп җыйдык. Тубык сөяге чыгып, ачык сынган иде. Ике тәүлек комада ятты.

 

 “Йөгереп китәрмен дип өметләндем”

 

–Шуннан соң аягыма Илизаров аппараты куйдылар, – дип дәвам итә Рияз. – Өч ай шуның белән йөрдем. Аны салганнан соң, хәлем яхшырыр, йөгереп китәрмен дип өметләндем. Әмма бар да без уйлаганча гына түгел шул. Аппаратны салганнан соң, аягым үлекли башлады. Берничә тапкыр тиштеләр, яралар бик тирән иде. Шулай итеп, айга бер тапкыр яраларны тишә торган булдылар. Бер ел буе шулай барды. Мин инде бу вакытта иркен хәрәкәтләнә алмыйм, бары тик култык таяклары белән генә йөри идем.

Үлек тишекләре күренми башлагач, Рияз бар өметен учына җыеп, Казандагы “Фортуна-мед” клиникасына мөрәҗәгать итә. Монда аңа түләүле нигездә тагын бер операция ясыйлар.

–Табиблар аякны ачкач, буынның черүенә тап булган. Бердәнбер юл – буынны кисеп алу иде. Тагын шул Илизаров аппаратын куюдан башка чара табылмады. Аның белән йөргәндә, барысы да әйбәт кебек. Тик 4 айдан соң, кабат салгач, аягым янә үлекли башлады. Кул кушырып утырып булмый, районда дәвалана башладым. Алар РКБга җибәрергә карар кылды, әмма башкала табиблары мине кабул итәргә риза булмады. Аякны тишеп, үлекне агызырлык җир калмагач, район табиблары инде каян тишәргә белми аптырады. Әмма мин барыбер дәваланулар алуымны дәвам иттем. Ни эшләргә дә чара калмагач, бәхетемәме, бәхетсезлегемә каршымы, РКБ табиблары мине кабул итеп карарга булды. Кабат операция ясадылар. Бу инде бер ел эчендә мин кичергән дүртенче операция иде. Әмма шуннан бирле аягым берни дә тоймый да, бөгелми дә. Ә үлек килүен дәвам итә, – ди Рияз.

Мин инде аның белән гомерлеккә хәзер”

Ходай Тәгалә Риязны үз кайгысы белән ялгызы калдырмаган. Узган ел социаль челтәр аша Арча кызы Рәйсә белән таныша ул. Язышуларының башында ук кызга аягы белән бәйле проблемалары турында да сөйли. Менә шунда гына Рәйсә әлеге егетнең авыр хәлдә Арча хастаханәсенә китерүләрен, аңа ясалган операцияләрдә катнашуын исенә төшерә.

Рияз авырткан аяклары белән, машина яллап, барып йөри Рәйсә янына. Яшь йөрәккә күп кирәк димени, егет белән кызның хисләре тиз арада мәхәббәт булып кабына. Быел май аенда никах укытып, өйләнешеп тә куялар. Декабрь аенда мәхәббәт җимешләре – кызлары туарга тиеш.

–Рияз минем күңелемә хастаханәдә үк кереп калган иде. Аңа кияүгә чыгуыма үкенмим. Мин аның белән гомерлеккә инде хәзер. Әмма аягын кисәрләр дип кенә ут йотып яшим. Яшь бит әле ул, 23тә генә! - ди Рәйсә күз яшьләре аша.

Ир белән хатын, чарасызлыктан, багучы, күрәзәче, өшкерүче әбиләрнең юлларын да шактый таптый. “Бозым кергән” дисәләр дә, берсе дә ярдәм итми яшь иргә.

Бар өметебез – Германия табибларында”

Бүген Риязга «несостоявшийся артродез левого голеностопного сустава. Хронический посттравматический остеомиелит левой стопы» дигән диагноз куелган. Гаиләнең бар өмете – Германия табибларында. Ноябрь аенда Германиянең танылган хирургы Мәскәүдә кабул итәчәк. Рияз белән Рәйсә шунда “прием”га барырга хыяллана.

Ә аннан соң инде, Германиягә барып, операция ясату теләкләре. Чөнки сөяк көннән-көн юкара бара, ә үлек каян чыгуын берәү дә әйтә алмый. Әмма Германия хастаханәсенә эләгү өчен 1 млн 480 мең сум акча кирәк. Ахунҗановларның бу сумманы күтәрерлек хәлләре юк. Риязның әтисе вафат, ә әнисе фермада хезмәт куя. Рәйсә декрет ялында булса да, һаман эшләп йөри. Чөнки акчаны тиенләп җыяр чак.

Аяксыз каласым килми”

“Остеомиелит” - сөяк миенең үлекләнеп бозылуы дигән сүз, аның тәэсирендә сөякнең барлык компонентлары әкренләп таркала башлый. Әлеге чир аеруча да ирләрне “ярата”. Авыру еш кына үлекле инфекциягә әйләнә, 30-46% очрак исә үлем белән тәмамлана.

–Үлек кимеми, көчәя генә, – ди Рияз. – Көненә 4-5 тапкыр “перевязка” ясарга туры килә. Вакытында дәваламасаң, 10-12 елдан аяксыз калмагаем дип ут йотам. Чөнки табиблар шул хакта искәртә. Россиянең төрле хастаханәләренә мөрәҗәгать итеп карадык. Минем очракта иң кулай һәм бердәнбер юл – Германиягә барып дәвалану. Өлешемә тигән көмешем, күрәсең, 12 яшьтә дә сул як иңбашым чыгып һәм сынып, катлаулы операция кичергән идем. Шулай итеп, 23 яшемә кадәр 8 операция аша уздым. Бәла аяк астында дип юкка гына әйтмиләр икән.

Чыннан да, иртәгә ни буласын берәү дә белми. Әйдәгез, 23 яшьлек иргә йөрү сәләтен кайтарырга ярдәм итик. Бүген берәү дә кара җир карап тормый, һәрберебезнең кимендә 100 сум бирерлек хәле бар. “Сәдаканы алучы кулга караганда, бирүче кул хәерлерәк” дигән хәдис бар. Савап кылыр өчен менә дигән мөмкинлек бу. Япь-яшь ир рәхәтләнеп йөгереп эшләү, тормышны үз җилкәсендә алып бару теләге белән яна. Туачак нәни кызчыгын да үз аяклары белән барып ала алмаса да, аның белән йөгереп-уйныйсы, нәни дәвамчысына кушылып, сикереп-сикереп биисе килә Риязның!

Ярдәм кулы сузу өчен реквизитлар:

Сбербанк картасы -5469 6200 2124 0062 ( хатыны Ахунҗанова Р.И. исемендә)
Киви кошелек 89050381133
Билайн номеры: 89050381144
Яндекс Деньги- 4100 1562 7664 398
Веб Мани-739870092676 

сылтама: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар