Логотип
Яңалыклар

Илсур Метшин: “Бүген без Казанның һәм Татарстанның туасы көнен сайлыйбыз”

Казан каласында сайлау бәйрәмчә төс алган – шәһәр халкы барысы бергә Татарстан башкаласында туасы көн нинди буласын сайлый.
Мондый фикерне бүген, ТР Президентын һәм Казан каласының өченче чакырылыш Думасы депутатларын сайлауда тавыш биргәннән соң, мэр Илсур Метшин әйтте. Шәһәр башлыгы җәмәгате белән Идел буе районы Петровский бистәсендәге 129 нчы мәктәптә урнашкан 270 нче сайлау участогында сайлауда катнашты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Казан мэры Илсур Метшин барлык казанлыларны бәйрәм белән котлады. “Сайлау безнең өчен – һәрвакыт бәйрәм, без сезнең белән бергә Казаныбызның, Татарстаныбызның туасы көнен сайлыйбыз”, - дип билгеләп үтте башкала җитәкчесе һәм “Kazan-Arena” стадионы янындагы мәйданда бүген үткәрелә торган гаилә бәйрәменә чакырды, казанлыларны активлык күрсәтеп, сайлау участокларына барырга өндәде. “Мин барысын да килеп үзенең тавышын тотрыклы Татарстан, уңайлыклы, пөхтә һәм гүзәл Казан өчен тавыш бирергә - сайлауга чакырам”, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113488/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар