Балаларны яклау көне алдыннан Казанның тарихи үзәгендә урнашкан мәһабәт ASG кабул итүләр йортында «Трамплин» хәйрия фонды «Игелек ренессансы. Особнякта дөньяви раут» дип аталган беренче хәйрия чарасын үткәрә. Фонд җитәкчесе Эльвира Галләмова бу чара аша Казанның борынгы меценатлык традицияләрен яңартуны максат итеп куя.
XIX гасыр серләре мохитендә меценатлык традицияләре
Чара узачак тарихи Александров особнягы үзе үк аерым игътибарга Document лаек. ASG кабул итүләр йорты директоры Айгөл Хәмитова әйтүенчә, монда дөнья шедеврлары булган картиналардан торган шәхси коллекция саклана. Әлеге борынгы йорт үзендә бик күп серләрне саклый. Хәйрия кичәсенә килүчеләргә тарих тирәнлегенә алып керүче иммерсив экскурсия дә әзерләнә.
Профессиональ сәнгать белгече җитәкчелегендә кунаклар особнякның төп залларын, конференц-залларын һәм музей бүлмәләрен йөреп чыгачак. Бу экскурсия аша һәр катнашучы XIX гасыр дворяннарының тормышын, иң мөһиме, мохтаҗларга ярдәм итү культурасын үз тәне белән сизә алачак.
«Трамплин» фондының амбицияле максаты
«Трамплин» хәйрия фонды сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм ятим балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү белән шөгыльләнә. «Бүгенге көндә дәүләт, махсус интернатлар һәм коррекцион мәктәпләр балаларны төп ихтыяҗлар белән тәэмин итә. Аларның төп белеме, киеме, ризыгы, тьюторлары һәм төрле технологик ярдәмче чаралары бар. Тышкы яктан барысы да яхшы кебек. Алга таба нәрсә? Аңа 18 яшь тула һәм ул зур дөньяга ялгызы килеп баса. Әгәр аның сөйләме бозылган булса яисә менталь тайпылышлары булса, ул җәмгыятьтә ничек үз урынын табарга тиеш?» – дип сөйли Эльвира Галләмова.
«Трамплин» фонды нәкъ менә әлеге бушлыкны тутыру өстендә эшли. Балалар мәктәптә укыган чорда ук (1 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр), фонд алар өчен реаль тормышка максималь якынлаштырылган куркынычсыз шартлар тудыра. Балаларны тормышка җайлаштыру буенча махсус программалар бар. «Трамплин» ярдәмендә бүгенге көндә 120 дән артык бала системалы рәвештә йөзү белән шөгыльләнә. Бу физик үсеш кенә түгел, ә төркемдә бер-берең өчен җаваплылык хисен дә тәрбияли.
Балалар төрле иҗат секцияләрендә шөгыльләнә, төрле концерт мәйданчыкларында чыгыш ясый. Бу аларга үз дөньяларында гына бикләнеп калмыйча, җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булырга ярдәм итә.
«Игелек ренессансы» программасы
28 майда узачак чара өлкәннәр дөньясы белән балалар дөньясы арасында үзенчәлекле күпер булып торачак. Бу кичәнең төп өлеше – балалар ясаган картиналар аукционы. Аукционга Казандагы 4 нче номерлы интернатның 2 нче сыйныфында укучы, балалар церебраль параличы белән авыручы балалар ясаган 9 картина куелачак. Иң кызыгы – бу картиналар заманча нейрочелтәрләр ярдәмендә «җанландырылган». Чарада шулай ук балаларның үзләре яздырган кечкенә видеоинтервьюлар да тәкъдим ителәчәк. Һәр рәсем аша бала зурлар дөньясына: «Мин биредә, мин бар, мин синең шәһәреңдә яшим, миңа игътибар ит», – дип мөрәҗәгать юллый.
Фондның Попечительләр советы рәисе билгеләп үткәнчә, оешманың 9 еллык эшчәнлеге дәверендә үзенең даими «донорлар» базасы барлыкка килгән. Бүген фондның төп финанс терәге – кече һәм урта бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр. Хәйрия чарасының төп катнашучылары да алар булачак.
Әлеге хәйрия рауты җәмгыятьтә игелеклелекне, мәдәниятне һәм балачакны саклауны бер ноктага җыючы зур тарихи вакыйгага әверелер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк