Татарстан Республикасы ЗАГС Идарәсе һәм Казан музейлары өйләнешүче яшь парларны уртак яңа проект белән сөендерергә тели.
Быелның җәеннән башлап никахлары теркәлгән кияү белән кәләш бер ай эчендә күңеленә хуш килгән музейга бушлай бара алачак! Ә бездә музейлар шактый. Татарстан Республикасы Дәүләт музее һәм аның унөчләп филиалы туй тантаналарын уздыру буенча үз мәйданчыкларына чакыра. Татарстан Сынлы сәнгать музее, Габдулла Тукай музее, Җәлил, Сәйдәш, Горький һәм Шаляпин, Боратынский, Лев Толстой музейлары... «Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үткән елда Тукай музее – күчмә туй тантаналары өчен ихтыяҗ зур булган иң популяр мәйданчыкларның берсе, – ди Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов. – Анда киңәйтелгән программа ХХ гасыр башы татар туе рухында, милли традицияләр белән баетылып, театральләштерелгән күренеш буларак тәкъдим ителә. Тукай музеенда инде тантаналы язылышулар башланды да. Яшьләр бу урынны яратып сайлый. Әйтик, июнь ае өчен 36 заявка бирелгән. Боратынский музее мәйданында ХIX йөздәге романтик дворян туе стиле дә яшьләргә ошар дип уйлыйбыз. Ленин музее шулай ук дворян Орловлар утары булган. Анда да шушы стиль саклана. Горький һәм Шаляпин музеенда исә яшь парларны халык традицияләре, туй йолалары нигезендә ипи, камыр ризыклары белән каршылыйлар.».
Язылышу тантанасы өчен шәһәребезнең истәлекле урыннарын, паркларны сайлаучылар да бар икән. «Еш кына Казан Ратушасы, «Иске шәһәр» префектура мәйданы, Түбән Кабан яр буе, Юнысов мәйданы, Зәйни Солтанов урамы янындагы сквер, «Горки-Әмәт урманы» паркы, Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркы яшьләрне үзенә тарта. Алар фотосессия өчен искиткеч матур урыннар. Казан – туристлар шәһәре дә бит әле. Илнең төрле почмакларыннан килгән яшьләр тантаналы никах урыны итеп Казанны сайлый икән, без моңа шат кына», – ди ЗАГС Идарәсе начальнигы Елена Студеникина.
Казаныбызның истәлекле урыннарында язылышкан парларга гаилә бәхете телибез!
Фото: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк