Иң күп укылган китаплар исемлеге ачыкланды

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы–2014» конкурсына йомгак ясады.

Конкурста 314 китап катнашты, дип хәбәр итә Милли китапханә сайты. Катнашкан басмаларның 39ы – чәчмә әсәрләр (проза), 54е – тезмә әсәрләр (шигърият), 43е – балалар әдәбияты, 43е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 64е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 71е – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2014 елда дөнья күргән, 2015 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1526 китапханәсе катнашкан. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.

«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:

1 урын Роза Хәбибуллинаның «Мулла килене»;

2 урын Рәмзия Габделхакованың «Нишләттегез Гөлкәйне?!»;

3 урын Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» китапларына бирелде.

Кадим Җәмитнең «Килмешәк», Фәрит Яхинның «Умырзая» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.

«Тезмә әсәрләр» номинациясендә:

1 урынны Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләр» (төзүчесе – Ленар Шәех);

2 урынны Роберт Миңнуллинның «Мыек астыннан гына...»;

3 урынны Газинур Моратның «Кош хокукы» китаплары алды.

«Татар халык җырлары» (төзүчесе – Рәмзия Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:

1 урынга Айгөл Әхмәтгалиеванең «Мин гашыйк булдым»;

2 урынга Әлфис Гаязовның «Мин бәләкәй бит әле!»;

3 урынга Мөҗәһитнең «Баллы җәй» китаплары чыкты.
Ганс Христиан Андерсенның «Дюймовочка» (мөхәррире – Эльвира Кәлимуллина), «Куян кызы» (төзүчесе – Гөлнара Мансурова) китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.

«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:

1 урын Габдрахман Әпсәләмовның «Избранные произведения: в 5 т. Т.4»;

2 урын Факил Сафинның «Заблудившийся рассвет»;

3 урын Әхәт Мушинскийның «Белые Волки» китапларына бирелде.

Александр Пушкинның «Сказки=Әкиятләр» (төзүчеләре – Гөлнара Мансурова, Талия Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урынга Мөхәммәт Мәһдиевнең «Сызып ак нур белән» (төзүчесе – Гәүһәр Хәсәнова);

2 урынга «Туфан Миңнуллин: Истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр» (төзүчесе – Марсель Галиев);

3 урынга Зиннур Мансуровның «Тукай белән әңгәмәләр» китаплары чыкты.

Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре. Т.2» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:

1 урынны Марсель Бакировның «Древнетюркская поэзия»;

2 урынны Марсель Галиевнең «Поэзия духа=Рух»;

3 урынны Рамиль Сарчинның «Жизнь и судьба Фатиха Карима» китаплары алды.

Искәндәр Гыйләҗев белән Ләйлә Гатауллинаның «Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914–1920)», Илдус Заһидуллинның «Татарское национальное движение в 1860–1905 гг.», Алсу Мөхәммәтшинаның «Ислам в Среднем Поволжье» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

сылтама: http://intertat.ru

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6628
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4337
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3120
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2943
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату