Габдулла Кариев исемендәгеТатар дәүләт яшь тамашачы театры быелгы сезонын шәхесләргә багышлый. «Гомер моңы» спектакле – шагыйрь Роберт Миңнуллинга багышланган беренче сәхнә әсәре.
«Гомер моңы» спектакленең идея авторы – «Счастливые истории» хәйрия фонды. Әлеге фонд инде күп еллар балалар һәм үсмерләр арасында «Глаголица» бәйгесен үткәрүе белән билгеле. Биш ел буе Роберт Миңнуллин бәйгенең жюри рәисе, киңәшчесе, канатландыручысы була. Соңыннан фонд шагыйрь исемендәге номинация дә булдыра.
«Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә театр аша шагыйрь турында сөйләү идеябез барлыкка килде. Аның турында моңа кадәр спектакль юк иде. Без Россия мәдәният фонды гранты отып, әлеге хыялыбызны чынга ашырырга булдык», – дип сөйләде фонд директоры Елена Исламова, премьера чыгу уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында.
Шагыйрьнең кызы Таңсылу ханымнан ризалык алгач, сценарий яза башлыйлар. Моның өчен Булат Минкинны чакыралар. Һәм спектакльне куярга кариевлыларга тәкъдим итәләр.
«Үзенчәлекле, яшьләр театрына туры килгән спектакль булачак. Бу әсәр аркылы Роберт Миңнуллинны башка яктан ачачакбыз. Гаилә белән килеп карар өчен бик яхшы сәхнә әсәре булачак», – диде театр директоры Илнур Гайниев.
Спектакльнең режиссеры – театр артисты Эльдар Гатауллин. Режиссер сөйләвенчә, шагыйрь тормышын шигырьләре аша ачачаклар. Моның өчен сценарий авторы 45 шигырен сайлап алган. «Пьеса 12 өзек – 12 хатирәдән тора. Шигъри спектакльдә өч Роберт Миңнуллин образы булачак», – дип, бераз сәхнә пәрдәсен ачты режиссер. Аларны Рамил Вафин, Айрат Шәмс һәм кечкенә актер Баязит Кәримов уйнаячак. Спектакльдә барлыгы ун актер катнаша. Роберт Миңнуллинның әнисе образын Халидә Сөнгатуллина тудырачак.
Спектакль беренче ике көндә хәйрия фондының телеграм каналында онлайн режимда да күрсәтелә. Бу – грант таләбе буенча. Аннан соң спектакль театр репертуарында калып, аның белән гастрольләргә дә чыгарга ниятлиләр. Сөн баласы турындагы спектакль Роберт Миңнуллин иҗатын яратучыларны битараф калдырмас. 
   
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк