Логотип
Яңалыклар

Геройлар үстерүче төбәк республика бәйгесен каршы алды.

5 февраль көнне Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона туры узды.

5 февраль көнне Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона туры узды. 
Әлеге зонага Питрәч, Балтач, Биектау, Арча, Кукмара, Әтнә, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Лаеш районнары керә. Быелгы зона этабының Питрәч районында узуы юктан түгел. «Советлар Союзы Герое Петр Гавриловны, Россия Герое Иван Додосовны үстергән төбәк Бөек Җиңүнең 80 еллыгын да зурлап уздырырга планлаштыра. «Ел хатын-кызы» бәйгесендә катнашучы һәр номинант өчен дә патриотлык хисләре ят түгел», – дип сәламләде кунакларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. 


Чыннан да, бәйге нәтиҗәләре моны дәлилләде дә: гүзәл затларның һәр өченчесе диярлек махсус хәрби операция зонасына улын йә ирен озаткан. Һәрберсе ил сагында торган егетләребезгә гуманитар, рухи, психологик ярдәм күрсәтә. 
Бәйге иң хөрмәтле номинациядән башланып китте – «Өлкән буын героинясы». Саба районында гомер итүче Нурия апа Шәйдуллина 101 яшен тутырган. Кызлары хөрмәтендә, оныклар игътибарында сау-сәламәт гомер кичерә. Аны жюри әгъзалары, һичшиксез, җиңүче дип таныды. 98 яшьлек Алексей Писарев 17 яшендә окопта ятканда иҗат иткән шигырен сөйләп тамашачыны шаккаттырды. Бу кадәр көр тавышны, сәнгатьле сөйләмне беркем көтмәгән иде! Ә хәтер! Бер тапкыр да төртелмәде Алексей Иванович! 
«Хатын-кыз – ана» номинациясендә катнашучы дүрт номинант та җиңүче дип табылды. Лаеклылар! Арча районыннан Луиза Хәбибрахманова 12 бала үстерә. Икесен генә үзе тапкан... Олы улы илебез сагында. Кечкенәдән өч баласын да ватанпәрвәр итеп тәрбияләгән Ләйлә Гыймадиева да улы турында сөйләгәндә күз яшен чыгармыйча чак тыелып кала. Бу номинациядә чыгыш ясаган һәр ана шулай ук җиңүчеләр исемлегенә керде. 


«Һөнәрем – минем язмышым. Сайлаган юлым белән бик горурланам! Нәселебез белән терлек караучылар без», – диде Рушания Сабирҗанова. Видео-презентациядә таналар, бозаулар арасында йөрүче ханымны сәхнәдә күреп бөтен зал хәйран калды. Матурлык конкурсы диярсең! Җырлап та күрсәткәч, бу ханымның финалга узуында шик калмады. 


«Хатын-кыз – ел үрнәге»  номинациясендә җиңүче ике ханымны да билгеләп үтми мөмкин түгел. Саба районыннан «Көмеш волонтер» исемен алган, МХО зонасына бер мең урын-җире комплекты әзерләп җибәргән Эльмира Касыймова «Солдатка» проектының тегүчеләр штабын җитәкли. 
Кукмара районыннан Гөлзия Хисмәтуллина, ире һәлак булганнан соң социаль координатор булып эшли – якыннарын югалткан әниләргә, хатын-кызларга бу авырлыкны җиңеп, тормышка кайтырга ярдәм итә. 
30 катнашучы арасыннан 18 е финалга үтте. Җиңүчеләрнең барысына да Республика этабына узуда уңышлар телибез! Иң лаеклы финалистларны Казан сәхнәсе көтә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар