Гариф Ахуновның 100 еллыгы уңаеннан күргәзмә ачыла.
Быел татар халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тууына – 100 ел.
Гариф Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Арча районының Өчиле авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Белем нигезләрен Казанбаш авылы мәктәбендә, аннары белемне Арча педагогика училищесында ала. 1947 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый.
Әсәрләре 1951 елда басыла башлый. Ул үз чорын чагылдырган әсәрләр язган. Әдәби әсәрләрендә ул үзенең замандаш дуслары, нефтьчеләр, авыл хезмәтчәннәре, сәнәгать җитәкчеләре турында яза. Татарстан нефтьчеләре турында язылган «Хәзинә» романы һәм «Чикләвек төше» повесте өчен ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән.
Гариф Ахунов, язучы буларак кына түгел, драматург, тәрҗемәче, мөхәррир, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак та билгеле. Ул әле рәссам да.
Татар әдәбияты тарихы музее Шәриф Камал мемориаль фатирында ачылачак күргәзмәдә «Гариф Ахунов. Гаилә хәзинәсе»ндә Ахуновлар гаиләсенең шәхси архивыннан әйберләр тәкъдим ителәчәк. Бу гаилә предметлары һәм фотосурәтләр, шәхси китаплар, шулай ук рәсем ясау өчен пумалалар һәм рәсемнәр. Фотосурәтләрдә Гариф Ахунов күпкырлы шәхес – язучы һәм әдәби тәнкыйтьче, рәссам һәм гаиләне яратучы буларак тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә кысаларында «Хәзинә» фильмы да күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк