Логотип
Яңалыклар

Фәрит МӨХӘММӘТШИН: «Мактама халкы ул чакта миннән мәчет салдыруны сорады»

«Бердәм Россия» партиясе исемлеге 45 % ка яңартылды. Халыкның депутатлар арасында яңа исемнәр күрәсе килә.

«Бердәм Россия» партиясе исемлеге 45% ка яңартылды. Халыкның депутатлар арасында яңа исемнәр күрәсе килә. Бу хакта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында урнашкан бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең республика җитәкчесе Фәрит МӨХӘММӘТШИН хәбәр итте.

– Әмма парламент  – ул шундый орган, анда дөнья күргән, тормышны белгән кешеләр дә булырга тиеш. – диде ул. – Шуңа күрә исемлек тулысынча берничек тә яңартыла алмый. Сайлау алды компаниясе вакытында республиканың яртысыннан күбрәген йөреп чыктым. Алдагы сайлаулар вакытында бу кадәр йөргән юк иде әле. Халык белән йөзгә-йөз, күзгә-күз карашып очраштык. Җитди сораулар бирделәр. Проблемалар хакында ачыктан-ачык сөйләштек. Шушы очрашулар вакытында «Бердәм Россия» партиясенә генә дә 8 мең мөрәҗәгать булды. Без моны үзебезгә ышаныч дип тә кабул иттек. Быел сайлауда 49 мең яшь кеше катнаша. Алар биргән сораулар аерылып торды: сорау бирергә кирәк булган өчен генә бирмиләр. Һәр сораулары төпле. Иртәгәге көн, киләчәк хакында уйланалар. Сайлау участоклары быел иртәнге 7 дә үк ачылды. Бу халык соравы буенча эшләнде. Моны бигрәк тә авыл кешеләре сорады. Көннәр матур тора – кырда эшләп бетерәсе эшләре бар – һәркемнең вакыты исәпле. Көндезге сәгать 12 гә авыл районнарының 30% тавыш бирде инде. Шәһәрләр, гадәттәгечә, соңрак тартылыр. Быелгы сайлауда шәһәрләр арасында Чаллы аерылып тора: аларда көндезге  сәгать 12 гә сайлаучыларның 30% ы тавыш бирде инде.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең беренче тапкыр депутат булып кайчан сайлануын да искә төшерде.

– Әлмәт районыннан, Мактама бистәсеннән сайландым, – диде ул. – Сайлаучылар миңа бистәдә мәчет салдыру, елганы чистарту буенча наказлар биргәннәр иде. 

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар