Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистларын котлады

19 майда Татарстан Республикасы Матбугат көне билгеләп үтелә. Әлеге тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар! Республика медиа-бергәлегенең барлык вәкилләрен – журналистика ветераннарын, вакытлы матбугат һәм электрон ММЧ хезмәткәрләрен, полиграфистларны һәм нәшер итүчеләрне, шулай ук бу күркәм һөнәрне әле генә үзләштерә башлаган яшь каләм әһелләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлыйм.Газета материаллары, телевидение һәм радио тапшырулары, интернет язмалары аша татарстанлылар һәркөнне һәм сәгать саен республикабыз һәм илебез хакында, уңышларыбыз, проблемаларыбыз һәм аларны чишү юллары, реформалар барышы һәм дөнья хәлләре турында иң әһәмиятле һәм әле генә “табадан төшкән” яңалыклар белән танышып тора. Татарстан журналистикасы турында сүз барганда, соңгы елларда бу өлкәдә булган җитди структур үзгәрешләрне аеруча билгеләп үтәсем килә. Электрон масс-медиа чаралары кызу темплар белән үсә, интернет басмаларның күпсанлы аудиториясе арта бара. Дәүләт милли – татар телендәге басмаларны һәм вакытлы матбугатны саклап калырга, муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларын үстерергә ярдәм итә. Әлеге эш барышында мөһим урынны күппрофильле “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы” медиа-холдингы биләп тора.
Республика хакимият органнары журналистлар бергәлеге һәм халык белән гадәттәгечә мәгълүмати хәбәрдарлык, ышанычлы диалог шартларында эшләргә тырыша. Күп кенә федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары бәя биргәнчә, Татарстанда хакимият һәм матбугат арасында үзара хезмәттәшлекнең универсаль моделе булдырылган. Бездә, чыннан да, массакүләм мәгълүмат чараларына һәм нәшрият секторына ярдәм итүнең һәм аларны үстерүнең яңа рәвешләре табылды, аларны кысрыклау, хокукый билгесезлек проблемасының киеренкелеге бетерелде. Республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге газета һәм журналлар, телерадиокомпанияләр редакцияләренең матди-техник базалары ныгытылды. Күп эшләр эшләнде, ләкин икътисадый үсеш алган, тотрыклы һәм толерант республикабызны – Татарстанны сезнең ярдәм белән Россиядә генә түгел, ерак чит илләрдә дә таныту өчен тагын да күбрәк эшләр башкарасы бар.
Кадерле дуслар!
Һөнәри бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, туган телгә һәм матбугат чараларында басылган сүзләргә булган сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив граждан позициясе киләчәктә дә журналистика үсешенә, Россия һәм Татарстан халыкларының милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим.
сылтама
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.