Форум үз эшен башлады

Бүген VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы булып узды. Делегатларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин сәламләде.
«Корстон»да узган утырышка 900гә якын делегат җыелган иде. Беренче эш итеп, аларны форумның форматы белән таныштырып үттеләр. Оештыручылар быелгы чарага яңа сулыш өрергә булган. Мисал өчен, быел "Акыл фабрикасы" рәвешендә биш мәйданчыкта сөйләшүләр узачак. Ә иртәгә яшьләр 50дән артык проектны төзүдә катнашачак.
Форумны рәсми рәвештә ачу өчен сүз Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга бирелде. «Республика җитәкчелеге, президентыбыз Рөстәм Миңнехановтан башлап, бөтен дөнья буйлап сибелгән татар милләтенә бик игътибарлы», – дип башлады ул сүзен һәм делегатларга Рөстәм Миңнеханов белән беренче президент Минтимер Шәймиевның сәламнәрен җиткерде. «Безгә хәзер тарихыбызны онытмыйча, яшьләр ярдәме белән киләчәгебезне корырга кирәк. Телебезне ничек саклап калырга, ничек популярлаштырырга – бу сораулар безне бик борчый. Шуларны хәл итү юнәлешендә бергәләп эшлик. Алда бурычлар күп, ләкин эшләнгән эшләр дә әз түгел. Шуңа күрә мондый очрашуларның кирәк икәнлеген белеп эш итәбез. Кайтып киткәч тә бер-берегезне онытмагыз, аралашыгыз, Татарстан турында башка милләтләргә дә сөйләгез. Тагын шулай күрешергә насыйп булсын», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Хәйрулла улы. Төбәкләрдә актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган, татар милләте үсешенә үз өлешен керткән яшьләрне бүләкләп тә китте.
Татар яшьләре форумының рәисе Тәбрис Яруллин 2 ел эчендә нинди эшләр башкарылуы турында хисап тотты. «VI форумда кабул ителгән резолюциянең күп өлеше эшләнде», – дип билгеләп үтте ул. Форум проектларыннан «Мин татарча сөйләшәм», «Печән базары», «Акыл фабрикасы» кебекләренә аерым тукталып үтте.
Быелгы форум азагында, ягъни 7 августта, яңа резолюция кабул ителәчәк һәм совет сайланачак. Аның эшчәнлеге ике ел дәвам итәчәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.