Логотип
Яңалыклар

​Фестиваль янә Казанда!

Казанда XII Халыкара мөселман кинофестивале старт алды. Ул 11нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

5нче сентябрьдә фестивальнең ачылыш тантанасы булды. Быелгы мәртәбәле кунаклар арасында танылган режиссерлар Александр Прошкин, Сиддик Бармак, Усман Сапаров, Юрий Быков, Мәҗит Мәҗиди, Константин Лопушанский, Йосыф Разыков, актерлар Юрий Назаров, Людмила Хитяева, Людмила Мальцева, Борис Львович, Полина Толстун, Ирида Хөсәенова, җырчылар Ренат Ибраһимов белән Тамара Яндиева, кинооператор Валерий Севастьянов һәм башкалар бар. «Пирамида»да узган тантанада Премьер-министр Илдар Халиков Президент Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде, тамашачыны кино бәйрәме белән тәбрикләде. «11 ел элек барлыкка килгән фестивальне бүген күпчелек илләрдә таныйлар, анда катнашу өчен дөньяның төрле почмагыннан гаризалар яудыралар. Быел 52 илдән 703 эш килгән! 11 ел элек утыртылган орлык, матур агач булып, Казаныбызда үсеп утырсын иде», – дип белдерде ул. Россия мөселманнары шурасы һәм Россия Федерациясе Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин үз чиратында беренче Президент Минтимер Шәймиевкә рәхмәт сүзләрен җиткерде, барлык катнашучыларга да уңышлар теләде.

Җиңүчеләр 11нче сентябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар