Логотип
Яңалыклар

«Фэшн ифтар» – дини бердәмлек һәм тыйнак мода эстетикасы

Хатын-кызларны берләштергән «Фэшн ифтар» быел 10 нчы тапкыр уздырыла. Шушы 10 ел эчендә ул Рамазан аенда Казанда көтеп алынган чараларның берсенә әйләнде.

Ничек була соң ул «Фэшн ифтар» дигән сорауга җавап: ул гадәти авыз ачу гына түгел, монда милли брендлар, заманча тыйнак мода индустриясе үрнәкләре күрсәтелә. Чараның кунаклары Татарстан дизайнерларының гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән (быел, мәсәлән, Чечня Республикасыннан), Мәскәү, якын чит илләрдән килгән дизайнерларның да кием коллекцияләре белән таныша ала. 

Мондый ифтарның максатын рухи кыйммәтләрне саклауда, милли үзенчәлекләрне күрсәтүдә, мөселман хатын-кызлары арасында бердәмлекне ныгытуда күрә «Фэшн ифтар»ның оештыручысы һәм идея бирүчесе Җәннәт Минһаҗева. 

«Фэшн ифтар»ның төп үзенчәлеге: аның кунаклары ел саен билгеле бер төстәге киемнәрдән килергә тиеш. Быелгы дресс-код – зәңгәр күк төсләре. Тулы бер образ шушы төсләрдән генә торырга тиеш, фәкать туфли һәм аксессуарлар гына башка төстә булырга мөмкин. Зәңгәр һәм күк төсе – ирекне, сафлыкны гәүдәләндерә.

«Фэшн ифтар» быел 14 мартта, «Казан Экспо»да узачак. Чараның кунаклары – татар блогерлары, журналистлар, дизайнерлар, иҗат әһелләре, эшмәкәрләр, Татарстанда эшләүче илчеләрнең хатыннары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, республикабызда югары вазыйфалар башкаручы хатын-кызлар. 


 

Теги: ифтар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар