30 май көнне 13.00-16.00 сәгатьләрдә, «Прогресс» яшьләр үзәге, «Ярдәм» фонды белән берлектә, «Энҗе» IV Республикакүләм кул эшләре фестивале була. Казанның Каюм Насыйри урамындагы ТАТАР ИНН Резиденциясендә булачак чараның максаты – яшьләр арасында татар халкының кул эшләре үрнәкләрен таныту һәм саклау.
Конкурста катнашучы кызлар Татарстанның төрле төбәкләреннән, кул эшләре исә төрледән-төрле юнәлештә булачак: чигү, бәйләү, кулдан ясалган чәчәкләр, коллажлардан алып топиарий, агачка рәсем төшерү һәм башка кызыклы һәм заманча вариантларга кадәр. «Энҗе» фестивале конкурсы эшләрен исә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова рәислегендәге жюри бәяли, җиңүчеләр билгеләнә. Шулай ук оештыручылар «Халык мәхәббәте» һәм «Социаль челтәрләрдә иң күп лайк җыючы» номинацияләрен билгеләп үтмәкче.
Фестиваль барганда «Диван» коворкингы балалар һәм әти-әниләр өчен зур бәйрәм оештыра.
Комментарий юк